

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина башкала театрлары һәм филармониясе директорлары белән очрашты.
Брифингта сүз Башкортстанда эпидемиологик хәлнең катлаулы булуы, шул сәбәпле БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймаучы хәвефсезлек чараларын көчәйтелүе турында сүз барды. БР мәдәният министрлыгы приказына ярашлы, 27 сентябрьдән театр-концерт оешмаларына керү өчен вакцина ясатылуын исбатлаучы QR-код, яки соңгы алты айда үткәрелгән чирләр турында справка, яки вакцина ясатырга ярамаганлыгы турында справка булуы мотлак.
Әлеге документларның берсен дә күрсәтә алмыйсыз икән, мәдәни чарага кертмиләр. Сатып алынган билетны кире тапшырырга мөмкин булачак.
Шулай ук битлек кию, керешли тән температурасын үлчәү һәм метр ярым ара саклау үзгәрешсез таләпләр булып кала.
–Башкортстан халкыннан әлеге чикләүләрне аңлауларын сорыйбыз. Болар барысы да инфекция таралуны чикләүгә юнәлтелгән чаралар, –диләр мәдәният министрлыгында.