

Авылларга концерт килә!
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Дуван районы да автоклублы булды. Исәп буенча, бу республикага кайткан тугызынчы күп функцияле автоүзәк.
Дуванда 47 авыл бар. Аның егерме икесендә генә клуб эшли. Иң ерак авылдан район үзәгенә кадәр 40 чакрым ара икән. Көн дә концертка йөри торган юл түгел шул. Менә хәзер ул авылда яшәүчеләргә дә мәдәни мохиттән ераклашмаска матур мөмкинлек туды. Автоклуб ярдәмендә төрле чараны, төрле урында төрле мәйданда, төрле киңлектә оештырып була.
Дуван районында автоклуб белән 29 сентябрьдә беренче сәфәргә чыгарга торалар. Ул көнне Заим авылына Өлкәннәр көненә багышланган чара планлаштырылган. Арытаба концертлар график буенча барачак.
Менә нинди матур мөмкинлек! Хәзер Дуван ир-егетләре дә диванга ятып телевизор гына карамас, тере мәдәни чарага кушылып, җанлы мохиттә яшәр.