Мәдәни мохит
22 сентябрь 2021, 07:12

Безнең биючеләр Бельгиядә!

Фәйзи Гаскәровчылар гастрольләрдә!

Безнең биючеләр Бельгиядә!Безнең биючеләр Бельгиядә!
Безнең биючеләр Бельгиядә!

Фәйзи Гаскәровчылар гастрольләрдә!

 

Бүген безнең Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле Бельгиядә “Русия мизгелләре” исемендәге чарада чыгыш ясый.

Безнең биючеләр бу көннәрдә зур илчеләр бурычын үти. Алар  “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә илебезнең мәдәни бизәкләрен күрсәтүче чарада катнаша. Гаскәровчылар Бельгия Корольлегенең башкаласы Брюссельдә Башкортстанның мәдәни үзенчәлеген күрсәтәчәк.

Бельгиялеләр  «Җиде кыз», «Гөлнәзирә», «Заһидә» биюләре белән танышачак. Шулай ук, билгеле балетмейстер Хашим ага Мостаев куйган «Бөрҗән кызлары»; Риф Габитовның «Бакыр үкчә», «Көтүче җыры»; Рәис Низаметдиновның «Җиде ыру», Алексей Шишкин куелышындагы  «Калинка» биюләрен күрәчәк.

 

Безнең биючеләр Бельгиядә!
Безнең биючеләр Бельгиядә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас