Мәдәни мохит
20 сентябрь 2021, 10:05

Экранга яңа фильм чыга

Уфаның «Родина» кинотеатрында «Ел гаиләсе» фильмын премьера алдыннан тәкъдим итү булды.

Экранга яңа фильм чыгаЭкранга яңа фильм чыга
Экранга яңа фильм чыга

Уфаның «Родина» кинотеатрында «Ел гаиләсе» фильмын премьера алдыннан тәкъдим итү булды.

Сюжеты бик гади: кредитка һәм бурычка баткан күпбалалы Рәхмәтуллиннар гаиләсе иске генә микроавтобуста «Ел гаиләсе» конкурсына бара. Төп бүләк – гаиләне хәерчелектән коткару өчен соңгы мөмкинлек, дип уйлый алар. 
Башта кинорежиссер Айнур Аскаровның яңа эше «Уфадан сөю белән» фильмының дәвамы буларак уйланылган. Ләкин соңрак идеясе үзгәртелгән. Тамашачылар игътибарына көлкеле роуд-муви тәкъдим ителде. Автор һәм режиссерның даими фикердәше Айдар Акманов сценарийны Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров өчен махсус язган. Аның сәеррәк, ләкин ихлас, сөйкемле герое – күпбалалы Алмаз Рәхмәтуллин сюжетта төп урынны алып тора. 
Фильм Уфада, Әбҗәлил һәм Белорет районнарында төшерелгән. Режиссер роуд-мувины төшерү техник яктан бик катлаулы булуын, өстәвенә, планнар җәйдән көзгә күчерелүен әйтте. 
–Яфраклар коела, алтын көз нибары 10 көн дәвам итә. Әммә без мөмкин булмаганды эшләдек! Фильмны 35 көндә төшердек, – диде кинорежиссер.
Фильмда катнашкан балаларның өчесе – Константин Хабенскийның Уфадагы мәктәп-студиясе тәрбияләнүчеләре: Лера Протасова (Сәлимә), Кирилл Сысоев (Тимур), Назар Мурашев (Макар). Афробашкорт Габриэль Адесокан уйнаган блогер Булатның персонажы да бик чагу килеп чыккан.
– Габриэлне без озак эзләдек. «Уфадан сөю белән» фильмын төшергәндә үк мин лифтта бер малайны очраткан идем, аңа алты яшь тирәсе иде. Хәзер үскән булырга тиеш дип, бөтен Уфаны эзләп чыктык, тапмадык. Туры килерлек яшь актерны Мәскәүдән эзли башладык. Бер малайны алып килделәр, эшли башладык. Ачыклануынча, ул элек Уфада яшәгән, лифтта нәкъ аны очратканмын булып чыкты, – дип сөйләде Айнур Аскаров. 
Актриса һәм легендар театр педагогы, профессор Фәрдүнә Касимова уйнаган Картинәй персонажы да тамашачыларның күңелендә калды.

Фильмда башкала театрларының билгеле һәм тәҗрибәле актерлары катнашты. 
Яңа картина бөтенрусия прокатына 23 сентябрьдә чыгачак.

Чыганак: Башинформ

Читайте нас