Мәдәни мохит
20 сентябрь 2021, 10:09

Автобуста

"Күмере сүнгәнгә охшамаган, ирлек сәләтен югалтмаган дияргә була. Күзләре ата песинеке кебек", –дип куйды.

www.gorodche.ru Автобустаwww.gorodche.ru Автобуста
Автобустаwww.gorodche.ru

(Юмореска)

Чираттагы тукталышта автобуска бер юан гына хатын килеп керде. Минем яннан торып киткән әби урынына "лып" итеп килеп утырды да, салондагы безгә каршы утырган пассажирларны күзәтә башлады. Төсмерләргә теләгән кебек миңа да карап алды. Кызыксынучан, сүзчән хатынга охшаган, сүз башларга теләгәне күренеп тора. Колакларым буш, аны тыңларга әзер икәнемне сизгән кебек, минем якка борылып шыпырт кына:
 – Уртада басып торган ирне әйтәм, буйдак бугай, өс-башы шәптән түгел. "Махмыр"дан да интегә шикелле, авызын ачып яланып ала. Җиң эченә тыккан шешәсе дә бар кебек. "Бомж"ка охшамаган охшавын, тик "домашний" ир дип тә әйтеп булмый инде. Бик тыныч тормыш алып барган кешегә охшамаган, битендәге яра эззләре, җөйләре шул турыда сөйли. Сакал-мыегын кыруны да, бушка вакыт уздыру дип уйлый, ахрысы. Ялкаулыгы көн кебек ачык.
Ул тагын тыныч кына урамны күзәтеп барган ир затына күз ташлап алды:
 – Күмере сүнгәнгә охшамаган, ирлек сәләтен югалтмаган дияргә була. Күзләре ата песинеке кебек, –дип куйды.

Шулчак мин түзмәдем, бу сәер, кызыксынучан гайбәтче хатынны туктатырга булдым.
  – Җитәр! Тирәнгә киттегез түгелме?  Мин аны сездән башка да яхшы беләм. Чөнки ул минем ирем! – дидем.
 – Әстәгъфирулла! Шулай укмыни?! Дәшмичә утырган буласыз!
Әйе, аңлыйм, андый ир белән тыныч кына, кешегә сиздерми генә горурланырга кирәк шул! Чын баһадир! Буе дисәң буе, спортчыларныкы кебек мускуллары, төс-кыяфәте генә ни тора! Сакал-мыегы да хәзерге заман модасына килешле. Яра, җөйләре аның битен бизи генә. Чын ир затлары көяз тургайга охшарга тиеш түгел. Әле генә шәйләп алдым: хәвефсезлек кулчасына тотынган көрәк кебек кулы эш сөйгән кешенеке. Сезнең кебек мөлаем хатыны булган ир бәхетледер инде ул. Ышанычлы, тугры, уңган көчле зат күп хатын-кызга тәтеми шул, – дип уфтанып алды да, ашыгып урыныннан торды.
 – Хушыгыз! Килеп җиткәнмен икән, – дип чираттагы тукталышта төшеп тә калды.
Бушаган урынга килеп утырган ирем: “Ахирәтеңне очраттың ахыры”,– дигәч, көлеп җибәрдем. Артык сораулар бирмәсен өчен сусадым дип су сорадым.

–Җиңеңдәге шешәңне чыгар, суы җылынып беткәндер инде. Эчик! Җиң эченә шешә тыгып йөрү гадәтеңне ташла! Эчәргә яраткан хатыннар, чамалап алсалар, бәйләнергә мөмкиннәр бит!

Әлиф Галимов.
 

Читайте нас