Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 август 2021, 22:19

Филармония бар!

Сәнгать, иҗат өчен барлык шартлар да бар!

Филармония бар!
Филармония бар!

Сәнгать, иҗат өчен барлык шартлар да бар!

 

"Сибай филармониясендә янгын чыкканнан соң, биредә янә концерт карап булырына ышанучылар аз иде", - дип яза социаль челтәрдә бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров.

- 2015 елның көзендә ут бинаның зур өлешен юкка чыгарды, өч стенага зур зыян килде. Филармонияне бу хәлдә калдыра алмадык, шуңа күрә 2019 елда зур реконструкция башладык.

Без Сибайның 65 еллыгына барлык эшләрне дә узган ел төгәлләргә планлаштырган идек, әмма коронавирус комачаулады.

Без бинаны тулысынча янгыннан соң үзгәртеп кордык, тамашачылар залын 500 урынга кадәр арттырдык, Кече зал өчен урын бүлеп бирдек.

Иң мөһиме - без филармониянең уникаль архитектур йөзен саклап кала алдык. Шулай ук яңа корпус төзелде, территорияне төзекләндерделәр, инженерлык системасын яңарттылар.

Сибай филармониясенең яңартылган концерт залы тиздән, сентябрьдә ачылачак. Чын тавыш һәм заманча мәйданчык бар - Әминә Шәфыйкова, Рөстәм Афзалов, концерт датасын билгеләгез һәм кунакка чакырыгыз!"

Филармония бар!
Филармония бар!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: