Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 Май 2021, 13:54

Хәния Фәрхигә багышланган музей булырмы?

Сеңлесе аны туган якларында ачарга җыена.

Сеңлесе аны туган якларында ачарга җыена.


Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылачак. Бу хакта аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр иткән. Ул Казаннан җырчының сәхнә күлмәкләрен алып кайткан, аларны Инстаграмда да күрсәтте. Инстадусларыннан апасы турында истәлекләр белән уртаклашуларын сораган.

«Ходай насыйп итеп, изге теләкләребез кабул булса иде. Кояшымның туган ягында музей ачарга теләгебез. Бу изге эшкә сезне дә чакырып калам. Минем күз нурым бик тә бүләк бирергә ярата иде. Әгәр аны хәтерләткән якты истәлек булса, музей ачылуда сезнең дә өлешегез булыр иде. Мәңгелек бер моң булып туган моңлы сандугачыбызның иҗаты мәңгелек булуына иманым камил», — дип яза Фирүзә.

«Күлмәкләренә хәтле якын. Таныш күлмәкләрен карый башладым. Күрмәгәннәре дә бар икән әле», «Бу күлмәкләр барлык татар тамашачысына да искиткеч якын», "Изге юлда йөрисең», — дип яза инстачылар.
Фото: kzngo.ru YouTube
Читайте нас в