Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 февраль 2021, 17:18

Игезәкләр көне!

Юнысовлар туган көн бүген!

Юнысовлар туган көн бүген!
Бүген безнең шәп ике егетнең туган көне. Юнысовлар – Айдар һәм Алмаз гомер бәйрәмен каршылый. Үзләрен моңлы, тырыш, эзләнүчән итеп таныткан илһамлы бу егетләр булган җирдә һәрвакыт дәртле җыр-моң, шат кәеф булучан. 3 яшьтән җырлый башлаган егетләр язмышларын да сәнгать белән бәйләде. Алар эстрадабызга күп яңалык, күңеллелек, ямь алып килде. Юнысовлар сәхнәгә икәүләшеп килеп чыгуга тамашачы алкышлап каршы ала. Һәрвакыт зәвык белән заманча киенгән, милли рухны саклаган һәм иҗатларында яхшылык, матурлык, изгелек, яшьлек дәрте алып килүче егетләр сәхнәгә рух өсти. Юнысовлар яшьләрдә милли сәнгатькә сөю тәрбияләүдә матур эш алып бара. Иҗат итә. Без аларга арытаба да уңышлар телибез. Гаилә бәхете, иҗади үсеш, гаилә бәхете, мәхәббәтле тигез тормыш, сәламәтлек юлдаш булсын. Игезәкләр-бизәкләр булган Айдар һәм Алмазга юлларында, эшләрендә уңышлар да парлап килсен. Башкаларга гел үрнәк булыгыз, егетләр! Күзләр тимәсен!
Читайте нас