Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 Май 2020, 08:33

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә музыкага тартыла

Башкортстан сукырлар китапханәсе музыка кораллары буенча кулланма әсбап өчен грант алды.

Республиканың начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен махсус китапханәсе Русия Президентыннан мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милли әһәмияткә ия иҗади проектларга булышу өчен грант алды. Грант акчалары белән сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен күп форматлы кулланма "Башкорт халкы җаны: сукырлар өчен халык музыка кораллары" дип исемләнгән күп форматлы кулланма әсбап булдырылачак. Бу кулланма башкорт халкының мәдәни үзенчәлеген саклау һәм үстерү, халык музыка коралларын популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Кулланма әсбап тарихи, мәдәни, библиографик материалларга нигезләнгән. Күп форматлы кулланма Брайль шрифты һәм начар күрүчеләр өчен эре хәрефләр белән нәшер ителә. Моннан тыш, Брайль укымый торган сукырлар өчен халык музыка кораллары яңгырашы "тавышлы" китап форматында тәкъдим ителә.
Милли әһәмияткә ия, иҗади башлангычларга ярдәм, Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: