Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
7 Май 2020, 19:34

Бүген зур бәйрәм булырга тиеш иде...

Коронавирус. Барысына ул сәбәпче.

Коронавирус. Барысына ул сәбәпче.
Бүген бөтен дөнья тантана итәрлек зур сәбәп бар иде - бөек композитор, ватандашыбыз Петр Ильич Чайковскийның тууына 180 ел тулды!
Коронавируска бәйле тыюлар булмаса, аны бөтен дөнья белән билгеләргә тиеш идек. Бөек композиторның юбилее уңаеннан, онлайн шартларында булса да, бөтен дөньяның иң яхшы театрлары аның әсәрләрен ай дәвамында яңгыратачак.
Композитор уйнаган рояль дә гади түгел. Ноталарны өстәл артында язгач, композитор П.Чайковский Беккер роялендә уйнап аларны төзәткән, тикшергән. Гади булмаган бу рояльдә оста музыкантлар Михаил Плетнев, Денис Мацуев, Святослав Рихтер һәм Ван Клиберн гына уйный.
Легендар алтынчы симфонияне композитор бик кыска вакытта ашыгып иҗат итеп өлгерә. Әйтерсең, үзенең фаҗигале әҗәлен сизенгән.
1893 елда композитор Клиннан китә. Ул Санкт-Петербургта шушы әсәренә дирижерлык итәргә тиеш була. Әмма тамашачы ул вакытта аның бу әсәрен аңлап бетерми, битараф кала. Ә инде берничә көннән композитор Петр Чайковский холерадан үлеп китә.
«Пиковая дама», Алтынчы симфония, «Спящая красавица», «Щелкунчик» һ.б. чын классик әсәрләр буларак дөньякүләмендә югары бәя алган иҗвди хезмәт.
Читайте нас: