Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 апрель 2020, 00:29

“Зулейха күзләрен ача”

Ул нәкъ шулай аталса, күпкә дөресрәк булыр иде.

Федераль дәүләт каналында Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән сериал дөнья күрде. Татар хатыны язмышын сурәтләгән урыс телендәге әсәрнең дә, “Россия 1” каналы өчен «Русское» кинокомпаниясе төшергән сериалның да исеме нәкъ шулай аталса, күпкә дөресрәк булыр иде. Чөнки Зөләйха – ул Гаяз Исхакый тарафыннан татар халкының генотибына язылган газиз исем. Ул – мәңгелек! Ә экраннарда без Зөләйханы түгел, ә Зулейханы күрдек.
Татар халкын бар дөньяга танытачак фильмның зур экраннарга чыгуын күпләр көтте. Ул былтыр көз булырга тиеш иде. Әмма техник сәбәпләр аркасында премьераны язга калдырдылар. Һәм менә, ниһаять, көтеп алдык...
Романның кино версиясе әсәрнең үзе кебек үк зур шау-шу тудырды. Хәтта аннан да зуррактыр әле. Чөнки әсәрне барысы да укымады, ә менә үзизоляциядә утырган, көн саен үзгәреп торучы мәкерле вирус турындагы мәгълүмат һәм саннардан арыган халык киноны карады. Һәм беренче сериясеннән үк купты бәхәс, китте тәнкыйть. Ни өчен?
Роман турында
Гүзәл Яхина 1977 елның 1 июнендә Казанда табиб һәм инженер гаиләсендә туган. Физика-математика лицеенда белем алган. Соңрак Казан педагогия университетының чит телләр факультетын тәмамлаган. 1999 елдан алып Мәскәүдә яши. PR, реклама, маркетинг өлкәсендә эшли. Анда Мәскәү кино мәктәбенең сценарий факультетында укып чыга. 3 яшенә кадәр генә татарча сөйләшә ул… 5 ел элек Гүзәл Яхинаның беренче әсәре дөнья күрде һәм тиз арада бихисап бүләкләргә ия булды. Алар арасында Русиянең иң зур әдәби бүләкләренең берсе - «Зур китап» милли әдәби премиясе, шулай ук «Ел китабы», «Ясная Поляна» премияләре дә бар. Шулкадәр тиз арада популярлыкның иң биек ноктасына менеп җитәрлек әсәр нәрсә хакында соң?
Китапта ил тормышының катлаулы чоры, ХХ йөз башындагы вакыйгалар тасвирлана. Фаҗига хатын-кыз язмышы аша - унбиш яшендә кияүгә чыккан, 4 кыз бала табып та, аларны югалта барган татар хатыны Зөләйха язмышы сурәтләнә. Үзеннән күпкә олы ире Мортазадан, сукыр бианасыннан җәбер-золым күреп яшәгән кечкенә гәүдәле татар хатынының сөргенгә сөрелүе, авыр сынаулар аша үтеп шәхес буларак формалашуы күрсәтелә.
Роман нигезендә язучының картәнисе язмышы ята диләр. Ата-анасын кулак итеп сөргенгә озатканда картәнисенә нибары 7 яшь булган. Яхина үз героинясын да ул үткән юллар аша (Казан – Красноярск - Ангарада махсус поселение) алып бара. Картәнисе анда 16 ел гомер иткәч туган җиренә әйләнеп кайткан. Автор картәнисенең Себер хәтирәләреннән берничә эпизод кулланган. Шуларның берсе - йөзләгән кеше төягән баржаның батуы. Кечкенә кыз бу күренешне арттан баручы баржадан күзәткән.
Әсәрдәге төп героиняга исә 30 яшь. Аны картәнисенең протатибы дип атап булмый, кайбер параллельләр генә үткәрергә мөмкиндер. Автор үзе дә шулай ди. Ә менә протатиплы персонаж дип Гүзәл Яхина Зөләйханың бианасы-
Убырлы карчыкны атый. Тик үзе күргән-белгән кеше түгел, ә туганнары сөйләве буенча үзләренә туган тиешле кеше - явыз усал карчыкка туры китереп тудырылган образ. Калган персонажларның барысы да я уйлап чыгарылган, я сөргенгә сөрелгәннәрнең, ГУЛАГ аша үткәннәрнең истәлекләренә нигезләнеп тудырылган.
Әсәрдә катлаулы һәм җитди тема күтәрелгән (репрессия, коллективлаштыру, лагерьләр), коточкыч хәлләргә куелган халык язмышы сурәтләнгән дип, Яхинаны Соженицын, Шолохов, Гроссман, Шаламав белән чагыштыралар. Людмила Улицкая (аның фатыйхасы белән әсәр нәшриятка тәкъдим ителгән) авторны Чыңгыз Айтматовның үзе белән чагыштырды хәтта. Шулай ук Захар Прилепинның «Обитель» дигән романының «хатын-кыз варианты» дип атыйлар.
«Гүзәл Франциядә узган «Париждагы зур китап» чарасында булып кайтты. Салонның максаты – заманча әдәбият белән таныштыру. Бу - «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен ерак Франциядә яшәүчеләр дә белә дигән сүз. Иң кыйммәтлесе – яшь авторның Русия күләмендә һәм дөнья аренасында татар тормышы турында аваз салуы. Бу – зур җиңү!»
Журналист, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Шамил Идиятуллинның сүзләре бу. Аның фикерен уртаклашучылар Мәскәүдә генә түгел, якын-тирәбездә дә җитәрлек булды.
Хәер, капма-каршы фикерләр дә аз түгел иде. Гүзәл Яхина: «Татар характерын, татар халкын күрсәтергә тырыштым» дип тәкрарласа да, аңа ышанмаучылар күп. Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен чыгу белән каты тәнкыйть утына тоткан иде. Әсәрдә сурәтләнгәнчә татарда мәҗүси йолалар булмавын, авторның татар тормышыннан хәбәрдар түгеллеген әйтте ул. Рабит Батулла да әлеге романга кискен карашын белдерде. Вахит Имамов исә, гомумән, әсәрне язуда ким дигәндә өч кеше катнашкан булырга тиеш дигән фикердә. Кыскасы, әсәрнең татар рухлы түгеллеген әйтүчеләр, «автор татар тормышын, татар гадәтләрен һәм, гомумән, татарлыкны белми дә, тоймый да, аңламый да» диючеләр күп булды. Тик аларны «тырнак астыннан кер эзләүдә», тар күңеллелектә, хәтта ки хөсетлектә гаепләделәр.
Ә бит төптән уйлап карасаң, бер татар авылының сөргенгә сөрелү тарихы, татар хатынының ачы язмышы турында бәян итүче әсәрнең 30 телгә тәрҗемә ителүе үзе үк гаҗәпләндерә. (Татарчага аны Флера Тарханова тәрҗемә итте.) Автор үзенең чит илләрдә популярлыгын китапның сәяси түгел, ә психологик планы укучылар өчен кызыклырак булуы белән аңлата. Әмма хикмәт шунда гынамы икән соң?
Альберт Бикбов, икътисадчы, блогер: «Яхинаның әсәрен көчле промоушен озата килде. Соңгы елларда тагын башка берәр әдәби әсәргә мондый «раскрутка» ясалганын хәтерләмим. Сериал турында да бөтен үтүкләр сөйләп чыкты төсле. Әгәр әсәр «Людмила күзләрен ача» дип аталса һәм милли төсмер бирелмәсә, аны искә алучы да булмас иде. Мондый темага багышланган һәм күпкә сыйфатлырак язылган әсәрләрне үзгәртеп кору чорында күп күрдек».
Кино турында
Ил әдәбиятында шаккатырган роман буенча кино Татарстанның Лаеш районында төшерелгән. Сөргенгә сөрү эпизодын төшерү өчен генә Пермь өлкәсенең Кама буендагы урманлы урынны сайлаганнар, чөнки андагы табигать кыргый һәм куркыныч - Себернекенә охшашрак булган.
Баштан ук роман тексты сценарий буларак язылган. Шуңа күрә аның буенча кино төшерү әллә ни катлаулы да булмагандыр. Өстәвенә, милли кинематографиянең төшенә дә кермәгән шактый зур бюджетлы фильм бу. Әмма ни кызганыч, драма багланган өметләрне акламады. Киресенчә, ризасызлык белдерүләр төрле яктан «яуды»: үз халкын мыскыл итүне туктатуны сораучы татарлар да, тарихи чынбарлыкны дөрес чагылдырмауда гаепләгән тарихчылар да, вакыйгаларны дөрес ачып салуда шикләнгән коммунистлар да…
Әйе, претензияләр беренче сериядән үк башланды. Мал абзарына охшаш караңгы татар өе (чигүле пәрдәләр, чыбылдыклар, мендәрләрнең әсәрәсе дә юк, алар булмаган да диярсең), үз сыерын балта белән чабып үтерүче, хатынын тукмап, көчләп яшәүче дини тиран татар ире Мортаза, аның инәсе – татар анасын сынландыручы Убырлы… Мөселман динендә булган татар гаиләсенең мәрхүм кызларының җәсәде янына бодай күмү күренеше үзе генә дә ни тора?! Ә мөселман зиратында табут кайдан барлыкка килгән?
Мортаза һәм Убырлы ролендә үзебезнең татар артистлары уйнаса, бәлки аларны башкачарак күрер идек. Татарларга охшаганрак булырлар иде алар.
Мөмкинлек, чакыру булган аркылы да күп кенә татар артистлары рольләрдән баш тарткан. Мәсәлән, Бакиев роленә чакырылучылар арасында Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев та булган. “Мин чакыру килгәч тә икеләндем. Чөнки романны укыгач та, шундый ук хис туган иде. Ничек язылган дигән сорауга, әйбәт кенә түгел, бик әйбәт дип җавап бирдем үземә. Алайса, нәрсә шикләндерә соң дип үземә сорау куйдым. Аннан соң аңладым: “Ә нәрсә язылган?” дигән сорау да куярга кирәк булган. Менә монысы бик күп сораулар тудыра. Әкияткә тиң фантасмагория язылган. Әмма, аны башкалар алай кабул итмәячәк дип шикләндем. Татар кешесен бер дә белмәгән кеше моны алып укыса - ниндирәк булып килеп басабыз инде без аның күзаллавында? Шуңа да бу проектта катнашырга күңелем тартмады".
Татар халкының тарихына бәйле әсәрне гаилә белән карарга дип, балаларын да телевизор каршына утыртучылар беренче көнне җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Иренең Зөләйханы көч белән алган, хайвани якынлык күренешеннән башка да фильм төшереп булмас иде микән? Әлбәттә, безнең заман режиссерлары интим, төрле ракурста алып күрсәтелгән якынлык эпизодлары булмаса, киноның эчтәлегенә хилафлык килә дип саныйлар. Тамашачы торып китәр дип куркалар, күрәсең. Бу очракта да әлеге эпизодны сценарий авторы я булмаса режиссер теләге дип уйларга мөмкин. Ә бактың исә, роман авторы Яхина үзе әлеге эпизодның сериалда булуын теләгән. «Әлеге эпизод төп героиняның сүлпәнлеген һәм юашлыгын ачып бирә» дип, үз сүзендә торган ул.
Шул ук сериядәге икенче якынлык күренеше тагын да зуррак ризасызлык тудырды. Мал абзарына әйләндерелгән дини йортта барган хәлләр Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы мәдәни мирас объекты булган тарихи мәчеттә төшерелгән. Иван Игнатов белән Настя Котельникова арасындагы интим мөнәсәбәтләр күрсәтелгәч, халыктан ләгънәт яварга тотынды. Болгавыр зааманда төрле хәлләр булгандыр, моны аңлап була. Әмма ни өчен мөселманнарның бу күренешкә мөнәсәбәтен алдан белә торып, моңа басым ясарга кирәк иде? Монысы аңлашылмый.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бу хәлгә ачыклык кертеп, аңлатма бирергә туры килде: «Халыкның ризасызлыгы аңлашыла: мөселманнарның дини кыйммәтләреннән һәм изге урыннарыннан көлү - оятсызлык булыр иде. Бу хәл булмады. Районның имам-мөхтәсибе фильм Мәчкәрә авылында төшерелгәндә борынгы мәчеттә барган вазгыятьне контрольдә тотты. Ярамаган эшләр кылынмасын дип, авылның имам-хатыйбы мәчеттә дежур торды. Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп, монтаж белән өстәлгән», - диде ул.
Руслан Айсин, сәясәтче, «Поистине» журналының баш мөхәррире (Мәскәүдә чыга): «Мин Яхинаның китабын укыгач та канәгатьсезлек кичердем. Шуңа күрә фильмнан ачышлар көтмәдем дә. Шәүлә һәрвакыт оригиналдан начаррак. Төрле шәһәрләрдә китап кибетләренә кереп, мин алгы планда Яхина романын күрә идем. Әмма бу нибары грамоталы маркетинг булып чыкты. Иң күренгән урындагы стенд сатып алына һәм зур кызыксыну һәм сорау тудырган китап иллюзиясе барлыкка китерелә, ажиотаж тудырыла. Дөресен әйткәндә, роман бик яссы, персонажлар чак тере. Күренекле артистлар катнашса да, фильм да тиешле югарылыкта төшерелмәгән.
Җитмәсә, сценарий авторлары хәлне тагын да катлауландырып җибәргән. Вокзалда сөргенгә сөрелүчеләрнең исемлеген укыганда күренекле дин әһелләре, шул исәптән әлеге көндә исән-сау мөфтиләрнең дә исемнәре атала! Монысы инде ачыктан-ачык провакация түгелме? 200 ел элек яшәгән Шиһабетдин Мәрҗәни дә, әле исән-сау Тәлгать Таҗетдин да, Равил Гайнуллин да шул исемлектә.
Татарстан бу проектта катнашты. 150 миллион сум бүленгән икән, ким дигәндә сценарий язучылар төркеменә республика вәкилен кертеп булмаганмыни? Фильм салым түләүчеләр акчасына төшерелгән икән, без үз претензияләребезне белдерергә хаклы».
Сәер исемлек турында
Беренче сериядәге интим вакыйгасыннан соң, тынычлана төшкән кино караучыларны икенче сериядә тагын да ныграк гаҗәпләнергә, сискәнергә һәм сагаерга мәҗбүр иткән икенче күренеш көтә иде. Сөрелүчеләрне барлаган исемлектә Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең дүртенче мөфтие морза Сәлимгәрәй Тәфкилев (1865-1885), Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең икенче мөфтие Габдессаләм Габдерәхимов (1765-1840), Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин (1959 елда туган), Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең беренче рәисе Гомәр Идрисов, мәгърифәтче, исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗани, Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Пончаев (1940-2012), Оренбург мөселман Диния Нәзаратының бишенче мөфтие Мөхәммәдьяр Солтанов (1837-1915) исемнәре санала. Дин эшлеклеләре белән бер исемлектә атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев исеме дә ишетелә. Алар барысы да бу исемлеккә ничек эләккән? Бу очраклымы?
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында Гүзәл Яхина мөфтиләрнең исемлеге белән килеп туган хәлгә комментарий бирә алмавын, аның фильмга ничек килеп эләккәнен белмим, дигән.
«Русское» кинокомпаниясе генераль продюсеры Ирина Смирнова әлеге темага ачыклык кертеп: «Исемлек ике ел элек төзелгән иде. Исемлекне реквизит буенча рәссамнар төзеде. Алар сөрелгән кешеләр өчен интернеттан һәм тарихи документлардан иң киң таралган татар исемнәрен сайладылар, кайберләрен уйлап таптылар. Ниндидер охшашлыклар очраклы гына булырга мөмкин. Бу махсус эшләнмәде. Моннан мәгънә эзләргә кирәкми»,- дигән.
Әмма моның очраклык булуына ышану кыенрак…
«Мин фильмның беренче кадрыннан алып, соңгысына кадәр анда булган кеше. Без - татар артистлары моны ишетеп тордык. Бик каты ризасызлык белдердек. «Болай ярамый», дип, режиссер янына да килдек, Гүзәл Яхинадан да сорадык, - дигән Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов. -Андый исемлек авторның китабында юк икән - соңыннан карадым, башта укымаган идем. Гүзәл Яхина: «Надо разбираться»,- дип әйтте. Ә режиссер: «Сценаристлар эше»,- дип аңлатты. Безне: «Тавышлар арасында кешегә ишетелмәячәк ул»,- дип тынычландырдылар. Әмма ишетелде бит».
Миләүшә Хабетдинова үз фикерендә кала: «Эшелонны озатканда әсирләр исемлегендә элеккеге һәм хәзерге мөселман эшлеклеләренең исемнәре яңгырый. Моннан соң да кем дә булса фильм колониаль түгел һәм заказ түгел дип раслый алырмы? Бу бит мөселман руханиларына ап-ачык һөҗүм. Бу мәсхәрә генә түгел, бу барлык мөселман җәмәгатьчелегенә һәм татар халкына каршы чыгу. Башта танылган мәчетне мәсхәрәлиләр, хәзер - дин эшлеклеләрен. Алга таба ни күрербез?»
Ризасызлык күп булды, тик Гүзәл Яхина «мин моңа әзер идем» диде. Режиссер Егор Анашкинның да җавабы гади булды: «Безнең кинодагы тарихның сәясәткә бер кысышы да юк, ул кешеләр хакында». Бу фильм гади татар хатынының дошманын гафу итәргә көч табуы һәм яңа тормыш башлавы турында, ди. Кино каручыларга ул: «үткәннәрегезне җибәрегез һәм бүгенге белән яшәүне дәвам итегез» дигән киңәш бирә.
Ильдар Ягафәров, ТР кинематографистлар союзы рәисе:
-Претензияләр кино төшерүчеләргә түгел, ә күбрәк роман авторына. Әйе, татарлар үзләрен мыскыл ителәгән итеп тойды. Чөнки фильмда ачыктан-ачык - нәрсә начар – ул татар, ә нәрсә яхшы – ул татар түгел, диелә. Ризасызлык белдерү урынлы. Тәүдә Зөләйханың ире ерткыч итеп күрсәтелә, аннан ул үзен иренең үтерүчесе белән гөнаһлы бәйләнешкә керә… Андый нәрсә татар хатын-кызларының канында булмаган!
Иң нык хәтер калдырганы: татарлар үзләре шушы фильмны төшерер һәм бөтен ил каршында шундый мәгънәсез ракурстан күренер өчен акча бирделәр…»
Сүз ахыры итеп шуны әйтергә кирәктер: интернетны биләп алган күптөрле фикерләр арасында еш очрый торган берсе бар: ышандырмый! Татар авылында изелеп яшәгән хатын-кызны сынландырган Чулпан Хаматованың уйнавы да, аның белән беррәттән үз образын ачып бирә алмаган башка актерларның уены да ышандырмый. Вакыйгаларның агышы, сурәтләнгән фаҗиганең тирәнлеге дә тетрәндерми, йөрәккә үтми, күңелгә тими. Ә менә тәүдә роман, аннан соң сериал тирәсендәге ясалма пиар «тешкә тия». Шуңа күрә ирексездән коронавирусы, үзизоляциясе, төшенке кәефе белән бергә анысы да язгы ташкын кебек тизрәк үтсен иде дигән теләк туа.
Читайте нас: