Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 апрель 2020, 03:08

Актерлар бушлай белем алачак

Укыту дистанцион рәвештә алып барылачак.

Актерлар өчен бушлай онлайн-курслар Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәдәният» милли проекты кысаларында өзлексез белем бирү үзәге базасында старт ала.


Проектның инициаторлары - РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Б.Щукин исемендәге Русия театр сәнгате институты һәм Б. Щукин исемендәге театр институты ректорлары Григорий Заславский һәм Евгений Князев.


- Укыту дистанцион рәвештә алып барылачак. Курсларда катнашучыларга өч программа тәкъдим ителә: актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте. Һәрберсе 16 сәгать, - дип хәбәр бирәләр БР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.


Проектның төп максаты - актерлар берләшмәсенә ярдәм итү һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген туктатып торган чорда һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру. Программада катнашырга теләүчеләр «Программа 16 часов» дигән тамга белән электрон почта адресына [email protected] хат җибәрергә тиешләр.


Әйтергә кирәк, 2019 елда үзәктә Русия һәм якын чит ил театрларыннан 850дән артык хезмәткәр белемнәрен камилләштергәннәр.
Читайте нас: