“Авырлыкларга карамый, Бөрҗән районында урнашкан “Шүлгәнташ” мәгарасеннән ерак түгел урнашкан музей-тыюлыкны төзүне дәвам итәргә карар иттек. 4 мең квадрат метр мәйданда палеолит дәверендә төшерелгән кыя сурәтләренең күчермәләре, “Урал-батыр” дастаны, мәгарәнең, борынгы җәмгыять тарихына багышланган зур экспозиция булачак. Шулай ук бинада галим-спелеологлар өчен лаборатория һәм конференц-зал булган заманча фәнни үзәк тә булачак. Бу Көньяк Уралда мондый профильдәге беренче фәнни база. Музейның бинасын ноябрь аенда тапшырачакбыз, бөтен экспозицияләрне монтажлаганнан соң 2021 елның җәеннән туристларны сыйфатлы яңа дәрәҗәдә кабул итә башлаячакбыз. Ике кунакханә һәм ресторан төзергә инвесторлар чакырабыз. Вируслар килә дә китә, ә безгә яшәргә кирәк. Дөньяда мондый урын берәү генә, ул туристлар җәлеп итеп торачак”, - дип хәбәр итте бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең “Вконтакте” битендә.