Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
17 апрель 2020, 18:20

Милли киемнәр – изге мирас!

Аларны кию бәхетенә ирешүе дә ни тора!

Аларны кию бәхетенә ирешүе дә ни тора!
Әби – бабаларыбыздан безгә рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе— халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX гасырның урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.
Соңгы елларда милли киемнәребезне популярлаштыруда зур эш башкарыла. Өйдә тегеп үз эшләрен башлаган туташлар, хәзер шактый билгеле ханымнар бик күп проектлар тәкъдим итеп, җир шарының төрле төбәкләрендә кибетләр булдыралар. Бу соңгы елларга хас матур бер тенденция, дисәк тә, ялгышмабыз. Безнең Башкортстанда милли киемнәрнең үзенчәлеген саклауга зур тырышлык салучы осталар бар.
Рәссам һәм дизайнер Гөлнарита Камалованы күпләр танып беләдер. Ифрат үзенчәлекле осталык хас Гөлнаритага. Беренчедән, ул рәссам. Төсле буяулар белән искиткеч оста эш итә. Ул милли киемнәрнең стиль үзенчәлеген саклап күлмәкләр, жакетлар, итәкләр, татар ир-егетләре киемнәрен сызымнарда ук бик төгәл сурәтли, тукымаларны дөрес сайлый, тегеп тә бирә. Ә калфаклары? Эчендә җаны гына булмган бу татар хатын-кызларының милли баш киеме?! Шулкадәр килешгле бит алар хатын-кызларыбызга. Тормышыбызга кыбрак кертелсен иде аны киеп йөрү. Затлылылк билгесе бит ул! Милли киемдә без нинди сылу булабыз, ә? Гөлнаританың куллары тигән ошбу матур киемнәрнең берсен генә булса да кию бәхетенә ирешүе дә ни тора бит!
Оста үз эшенә бөтен күңел җылысын салып эшли. Шуңа бүгенге милли киемнәр көнен Гөлнаританың һөнәри бәйрәме дип кыю атап була.
Читайте нас: