Мондый үзенчәлекле бәйрәм республика башлыгы Радий Хәбиров карары белән быелдан алып ел саен апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында оештырылачак. Бүген исә эпидемиологик хәл аркасында бәйрәм онлайн форматта үткәрелә.
Милли киемнәр көне программасы белән таныштырган идек инде. Моннан тыш, Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе дә берничә чара оештыра. Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Аскарова җитәкчелегендә филармониянең тулы коллективы милли костюмлы флешмобка кушылырга чакыручы музыкаль видеоролик әзерләгән.
Бүген филармония артистлары теләге булган һәр кешене милли кием я булмаса аның өлешчә атрибутикасын киеп, Башкортстанның халык артисты Артур Туктаговның шушы бәйрәмгә махсус язылган җырын тыңлап хисләнергә чакыра.
«Безгә кушылып биегән видеогызны социаль челтәрләрдәге битләрегездә 25 апрельгә кадәр #танцуемсбашгосфилармонией хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Араларыннан иң кызыклылары филармониянең рәсми төркемнәрендә 29 апрельдә - Халыкара бию көнендә урнаштырылачак. Иң күп карау һәм лайк җыйган ролик авторларын бүләк көтә», - дип хәбәр итә Башкорт дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте.