Дүрт көн буена безнең төбәк Башкортстан халыкларының милли костюмнары тарихы белән танышачак. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә, 16 апрель БР халыкларының милли костюмнары көне, дип игълан ителде. Ләкин коронавирус тирәсендәге вәзгыять уңаеннан, планлаштырылган чараларны онлайн режимында үткәрергә туры киләчәк. Тарихи-мәдәни мирас белән кызыксынучыларны мастер-класслар, видеолекцияләр, презентацияләр һәм дәресләр көтә.
"Республикада яшәүче халыкларның милли киемнәренә бәйле 26 төрле чара уздырылачак. Алар барысы да үткәрелү тәртибе буенча Youtube-канал ның БР халыклары дуслыгы йорты битендә урнаштырылачак", - дип ачыклык кертте оештыручылар.
Шулай ук барлык теләүчеләр костюмнарның барлыкка килү тарихы белән танышачак. Ни өчен француз яулыгының башкорт хатын-кызларында модага керүенә ачыклык кертә алачак.Үз күзләре белән «Blümchen» немец халык костюмын бизәү тәртибе серләренә төшенәчәк, шулай ук татар милли биюен биергә өйрәнә алачак.
17 апрельдә республикада “Милли костюмнарда фото” флешмобы старт ала. Барлык теләүчеләр Instagram һәм Vkontakte социаль челтәрләрендә милли киемнәр белән үз фотоларын урнаштыра алачак.