Беребез дә көтмәгән идек, болай булыр дип уйламаган идек. Ә ул бөтен рухи мирасын - телдән төшмәс җырларын, уйдан китмәс шигырьләрен, серле һәм сөйкемле елмаюын калдырды да безне ташлап китте. Сөекле шагыйребез Роберт абый Миңнуллинның вафаты тирән тамырлы, мул җимешле агачның шартлап сынуына тиң булды. Иртәнге таң яктылыгы тизлегендә таралган кайгылы хәбәр аяз көндә яшен суккандай тәэсир итте. Роберт абыйның әҗәле бөтен Җир шарын ялмаган вирус вәзгыятенә күмелеп барган аңыбызны сискәндереп җибәрде.
Миллионлаган татар халкының яраткан шагыйренең соңгы елларда нинди мәкерле авыру белән көрәшкәнлеген дә белмәдек. Белдермәгән. Түзгән. Сиздермәгән. Ифрат басынкы, сабыр, итагатьле кеше иде бит ул. Йөзендә һәрвакыт тыйнак, уйчан елмаю булыр иде. Тормышның намус саклап яшәүче кеше генә аңлаган гаделсезлекләрен, күңелне кырырдай акылсызлыкларын уйлаудан йөзенә уйчан сабырлык чалымнары чыгар иде.
Кайда гына булсак та - Казандагы очрашулардамы ул, Уфага кунакка килгән, дөресрәге, кайткан чакларындамы – үзен дә, һәр сүзен дә көтеп алыр идек. Роберт абый шул затлылыгы, зыялылыгы белән күңелләрне арбап ала иде.
Роберт абый бик зур миссияне башкарып яшәде. Ул күрше ике республика арасындагы әдәби, мәдәни күперләрне саклап, кирәк чакларда яңартып, ныгытып торучы абруйлы шәхес иде. Аның Башкортстанда яшәүче иҗатташ дусларын, башкорт каләмдәшләрен ничек ихтирам итеп, үз күреп, яратып яшәгәнлеге хакында кем генә белми икән! Роберт абый чын дипломат булды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә күпме мәдәни, әдәби багланышларның сакланып калуын, яңартылып торуын, аларга нинди дустанә сулыш өрүен күпләр белми дә. Ә ул болар хакында кайбер бушбугазлар кебек кычкырып та йөрмәде, нәкъ үзенчә, Миңнуллинча, шушы миссияне салмак һәм үтемле, җиренә җиткерердәй итеп башкарып йөрде. Мөгаен, ике республика чигендә урнашкан авылда туып-үскәнгә дә бу мәсьәләләрне җайга салуга, саклап калып яшәтүгә бөтен күңелен, җанын биреп тырышкандыр да әле ул.
Шигъриятьтә дә, публицистикада да, сәясәттә дә Роберт абыйның һәр сүзе җәүһәрләргә тиң затлы булды. Ялагайланмас, сатылмас, баш имәс, ярамсакланмас, көчле рухлы, алтын урталыкны таба белүче акыллы сәясәтче дә иде ул. Һәр сүзенең кадерен белеп кенә, уйлап кына, җиткереп кенә әйтер иде. Ни кызганыч, хәзер инде “иде” дип сөйлибез-язабыз шул! Роберт абый турында үткән заманда искә алу бик авыр. Без моңа әзер булмадык та. Хәер, әзер булып булмыйдыр да. Әмма аяусыз язмыш бармак белән генә санарлык асыл затларыбызны, хөрмәтле, абруйлы улларыбызны алып китеп тора...
Роберт абый заман белән бергә атлады. Интернет челтәрләреннән иркен файдаланып, яңадан-яңа иҗат җимешләре белән уртаклашып килде. Берничә көн элек кенә әле “Карама безгә, коронавирус!” шигырен язып чыккан иде.
Күңелебезгә нинди генә уйлар килсә дә, аларның һәммәсен халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шигырьләреннән, җырларыннан эзләргә кала. Халык шагыйре нәкъ менә шундый булырга тиештер дә!
Шагыйрь генә түгел иде Роберт абый. Кешелекле КЕШЕ булды ул, зур хәрефтән ӘДИП булды. Инде безгә аның иҗади мирасы белән күңелләрне баетып, үзен юксынганда искиткеч шигырьләрен кабат-кабат укып, үзе белән аралашкан чакларыбызны искә алып, һәрвакыт безнең арада барлыгын тоеп яшәргә кала.
Йөрәкләрне өзеп, сагышларга салып, яраткан, меңләгән, миллионлаган фикердәшебез кадерләгән кеше арабыздан китте. Бик авыр...
Без аны юксынырбыз. Үзе исән чагыңда ук үзенә һәйкәл куярлык эшләр башкарып киткән олуг әдибебез, горурлыгыбыз, чын мәгънәсендә мөхтәрәм шәхес турындагы истәлекләр җырларында, шигырьләрендә яңгырап, безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр әле. Милләтебезнең сөекле улын халкы онытмас.
Үзеңне оныттырмаслык итеп яши, иҗат белдең син, Роберт абый! Боларның һәммәсен Ходай үзе зурласын, ә милләттәшләрең бәяли, кадерләп саклый белсен иде...
Мин булырмын сез белмәгән
Бәлки, кайтып та йөрермен