Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
24 март 2020, 10:31

Сез яраткан спектакльләр YouTube-та!

Театрлар эшләми, әмма спектакльләр карап була.

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры «Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры спектакльләренең алтын фонды» виртуаль проектын башлап җибәрде. Әлеге вакытта Н. Асанбаевның «Рәйсә+Фәйзи» (режиссеры Р. Исрафилов), М. Фәйзинең «Галиябану» (режиссеры Р. Исрафилов), Ф. Бүләковның «Бибинур, аһ, Бибинур!..» (режиссеры Р. Исрафилов), Н. Асанбаевның «Кызыл паша» (режиссеры Л. Вәлиев), М.Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча сәхнәләштерелгән «Язмышлардан узмыш бар!..» (режиссеры Р. Исрафилов) кебек архив спектакльләрен карарга мөмкин.
Спектакльләрне театрның YouTube-каналында карарга була.
Читайте нас: