Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 март 2020, 12:35

Яраткан җырчыбыз дәүләт бүләгенә дәгъва итә

Җырчы Идрис Газиев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинацияләнгән.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинацияләнгән.Танылган җырчы татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан торган чыгышлары өчен әлеге зур бүләккә тәкъдим ителгән. Быелгы номинантлар арасында-15 кеше, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Тукай исемендәге премия лауреатлары 26 апрельдә-бөек шагыйребезнең туган көнендә игълан ителәчәк.
Читайте нас: