Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 март 2020, 14:26

"Тиле яшьлек"кә кайтып...

Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларына Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” пьесасы буенча куелган музыкаль комедия премьерасын тәкъдим итә. Зөлкарнәй ролендә кем дип уйлыйсыз?

Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларына Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” пьесасы буенча куелган музыкаль комедия премьерасын тәкъдим итә. Шул уңайдан классик әсәрне сәхнәләштергән режиссерга һәм спектакльдә төп рольләрне башкарган актерларга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Ни өчен нәкъ шушы әсәрне сайладыгыз? Бүгенге көндә актуальме ул?
“Нур” театрының баш режиссеры Байрас Надим улы Ибраһимов:
–Яшьлек кайчан да тиле инде ул. Тиле булмаса, ул яшьлек тә булмас иде. Яшь вакытта кеше тилеләнеп, исәрләнеп калырга тиеш. Гаиләсе юк, җаваплылык үзе өчен генә. Ә гаиләле булгач, тилеләнергә вакыт калмый, мәшәкатьләр күмә. Ибраһим абый да заманында шуны да күз уңында тотып язгандыр. Шул ягы белән әсәр һәрвакыт актуаль.
Әйе, бу пьеса бик күп куелды. Башкорт театрында да, халык театрларында да сәхнәләштерелде. Тамашачыга яхшы таныш әсәр, нәрсә хакында икәнен беләләр. Өлкәнрәкләр яшьлекләрен искә төшерергә килерләр дип уйлыйм. Яшьләр әсәрнең үзен дә, геройларын да, Ибраһим Абдуллинның исемен дә белмидер, әлбәттә. Әмма аларны әсәрнең исеме җәлеп итәр дип уйлыйм. Нинди “тиле яшьлек” икән ул дип карарга килерләр дип өметләнәм.
-Сезнең сәхнә әсәре вакыйгалар тасвирланган теге чорны чагылдырамы әллә заманчалаштырылганмы?
-Спектакльнең прологы бар. Зөлкарнәй яшь чагында чыгып киткәннән соң 20 ел авылында булмаган һәм, ниһаять, герой-очучы булып кайткан. Һәм ул яшьлеген исенә төшерә. Ә яшьлек хәтирәләрендә ниндидер төсләр югала ул, атмосферасы гына кала. Вакыйгалар сугышка кадәр булган. Яхшы тормышка өмет, ышаныч, бәхетле киләчәк атмосферасы хөкем сөрә анда. Бүгенге яшьләргә дә шуны җиткерәсе килә. Ничек яшәгәннәр икән әби-бабайларыбыз дип кызыксынып карасыннар. Хәзер бөтенләй башка тормыш, башка кәеф бит. Бүгенге яшьләрнең рух күтәренкелеге юк. Эшкә яңа килгән яшьләрне карап торам. Аларга беренче чиратта акча, машина, аннан фатир кирәк. Шул өч әйбер җитә аларга. Ә әсәр язылган вакытта алай булмаган, алай түгел иде. Машина турында уйлаган кеше дә юк иде. Икенче идеаллар белән яши идек. Анда иртәгәге көн бүгеннән яхшырак булачак дигән өмет бар иде.
–Ибраһим Абдуллин язган пьеса геройларында ул өмет бар. Ә менә бүгенге Зөлкарнәйләрдә ул юк бит. Әсәрнең рухын күрсәтә алырлармы?
–Мин күрсәтә алырлар дип ышанам. Артист халкы төрле дәвердә “яшәп” өйрәнгән инде ул. Төп геройлар дублерсыз эшлиләр, чөнки күмәк сәхнәдә катнашучылар күп. Ә театрда яшь артистлар төркеме аз. Яшьләр бик аз килә бит хәзер. Сәнгать нститутына укырга егетләр килми диярлек, күпчелек кызлар.
– Премьерада зал җыюдан курыкмыйсызмы? Көнгә чыксаң, коронавирусны сөйлиләр бит.
–Билетлар сатылып беткән, кире китереп бирмәсләр дип ышанам. Әлегәчә спектакльләребез тулы залларда үтте, халык йөри, курыкмый.
Башкортстанның, Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева (Шифабикә инәй).
–Әсәрнең темасы үлемсез – мәхәббәт. Һәм ул авылдагы яшьләрнең тормышы аша сурәтләнгән. Матур кешеләр бу спектакльдә, ихлас кешеләр. Теге вакытны - колхоз вакытларын хәтерләтә. Бүгенге авыллар белән чагыштырганда аерма зур, әлбәттә. Хәзер техника алга китте, ә ул чакта кул көче белән эшләгәннәр. Тормыш үзе үзгәргән, әмма яшьләрнең мәхәббәт темасы үзгәрми. Аның төп нигезе шулай кала.
–Халыкка иң киң билегеле “Тиле яшьлек” Фидан Гафаров заманындагысыдыр. Тамашачылар шул сәхнә әсәре белән чагыштырырлар микән?
–Чагыштыру булыр инде ул. Ләкин безнең спектакльнең ачылышы, режиссурасы бөтенләй икенче. Күпме чагыштырсаң да, тегендәге актерлар белән мондагысы берничек тә кабатлана алмый. Тиеш тә түгел. Без һәрберебез аерым шәхес. Андагы геройларны тулысынча кабатлап уйнасалар кызык та булмас иде. Шул ук тема, характерлар, әмма борылышлар бөтенләй икенче. Миңа ошый. Тегендә дә мин мөкиббән идем. Фидан Фидан бит инде ул. Ә монда Марат бик оста, сыгылмалы, органичный. Спектаклебез җыр-биюгә бай. Яшьләр бит. Ә яшьләр булган җирдә җыр-биюсез буламыни? Хәтта минем героем Шифабикә инәй дә туктаусыз “мөгрәп” йөри. Персонажыма 100 яшь тула. Бик өлкән инде.
Марат Хәсәнов (Зөлкарнәй):
-Бу әсәр мәхәббәт, яшьлек, дуслык турында. Һәр гасыр да яшьләр бер төрле булган. Алар шук, дәртле, шаян. Зөлкарнәй роленә килгәндә ул кыска гына вакыт эчендә егеттән чын ир-егеткә әйләнә. Укырга китә, полковник булып кайта. Гомере буе Сандугачны ярата.
–Фидан Гафаровның иң билегеле рольләренең берсе. Тамашачылар аның белән чагыштырыр дигән курку юкмы?
–Юк. Фидан абыйны бик хөрмәт итәм. Без аларның спектакльләрен карап үстек. Шуңа күрә киресенчә, әлеге рольне уйнау дәрәҗә генә ул. Әлбәттә, без башка заман кешеләре. Беребез дә ул заманда яшәмәгән. Әби-бабайлар сөйләгәннән генә беләбез һәм шуны күрсәтергә тырышабыз.
Эльвира Бигалиева (Сандугач):
–Минем героиням романтик та, хыялый да, акыллы да. Ул егетләрнең башларын әйләндерә, әмма йөрәкләрен җәрәхәтләми, алдап йөрми. Егетләрне гашыйк итеп, туры юлга бастырырга тырыша. Шундый хатын-кызлар белән генә дөнья алга бара. Гаиләдә хатын муен дип юкка әйтмиләр инде ул.
Сандугач минем беренче дублерсез эшем. Бер караганда дублер белән эшләве җиңел: ул образны үзенчә күрә, шулай чыгара. Син ның эшен карап, үзеңнекен дә өстисең. Икебезгә бер образ тудырабыз булып чыга. Ә үзең генә булганда син үзеңчә генә эшлисең – сине чагыштырмыйлар. Роль чыгару бала тудырган кебек. Монысы синең генә балаң була инде.
–Моңарчы уйналган спектакльләрдәге Сандугачны карадыңмы?
–Әлбәттә. Хәзер интернет мөмкинлекләре чиксез. “Тиле яшьлек”не чыгарабыз дию белән ютубтан берничә спектакльне карадым. Автор язганнан югарырак сикереп булмый, әлбәттә. Әмма минем образым моңарчы уйналган орбазларга охшамаган. Икенче төрле ул.
Инстаграмга Сандугачны уйныйм дип хәбәр куйгач, “Ярар, карарбыз. Башдрамда караган идек. Чагыштырырбыз” дип язучылар булды. Мин чагыштырырга кирәкмәячәк дим. Безне дә укыттылар, өйрәттеләр. Һәр актер үзенчәлекле. Бертөрле кешеләр Җир йөзендә юк. Һәркем үзенчә тудыра ролен. Чагыштырулар булыр дип азрак дулкынландыра. Әмма матур килеп чыгар дигән ышаныч зуррак.
Вильдан Мисбахов (Бытбылдык):
– Мин спектакльне беренче уйнап карауга үзебезчә әйткәндә “сдача”га кадәр махсус элекке спектакльләрне карамадым. “Сдача”дан соң кич кайтып чагыштырып карарга булдым. Күземә ташланган иң беренче әйбер– костюмнарның чагулыгы. Безнең рәссам андый ук чагу төсләр булмаган дип, тоныграк төсләр сайлады. Үзем дә сары булгач, немец катыш Бытбылдык килеп чыктым. Күзлек киеп карарга булдым. Тәүдә миңа Зөлкарнәй роле бирелгән иде. Әмма яңадан режиссер шушы рольгә тәгаенләде. Сары гына, кызлар да карамый торган, “пешеп бетмәгән” бер малай булдым инде менә...
–Зөлкарнәй роле эләкмәгәч, кәефең нык кырылдымы?
–Кырылды дип... Уңай геройларны гына уйнавы кыен, багажга характерлы образ да кирәк дип йөри идем. Байрас Надимович шуны ишетеп алган әллә? Әлеге роль өстендә эшләве дә бик кызык. Беренче тапкыр сәхнәдә күзлек белән уйныйм. Бәләкәй чакта җәфаланып гармунда уйнарга өйрәнеп утыруларым да юкка булмаган. Миңа калса, шәп булачак! Килми калмагыз!
Читайте нас: