Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 март 2020, 13:40

50 мең сум хуҗасы билгеле булды

Сибайда “Урал аръягы тавышы” шоу-проекты тәмамланды.

Сибайда “Урал аръягы тавышы” шоу-проектының икенче мизгеле тәмамланды.
Аның финалы Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрында үтте.
Бәйгедә барлык республиканың шәһәр һәм районнарыннан җырчылар катнашты. Алар остазлар – җырчы һәм вокал буенча педагоглар – Раил Өметбаев, Зәйнетдин, Светлана Үтәева һәм Надежда Камогорова белән ныклы әзерлек үтте.
Әйтергә кирәк, конкурс кызу барды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән бәйгечеләр чагу чыгышлары белән сокландырды. Нәтиҗәдә Учалы районыннан Раян Юнысов җиңүче дип игълан ителде. Аңа 50 мең сумлык сертификатны Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов тапшырды. Ул җиңүчене котлап: “Төбәктә зур уңыш белән барган бу проект киләчәктә дә дәвам иитәчәк. Озакламый “Урал аръягы. Балалар тавышы”на да старт биреләчәк”, – диде.
Раянга әлеге проектта катнашырга Сибайда яшәгән иптәше тәкъдим иткән. Күрәсең, дустының яхшы җырлавын алдан ук бәяләгән ул.
“Җиңәрмен дип уйламаган идем. Көтелмәгән вакыйга булды, – диде Учалы егете дулкынлануын яшерә алмыйча. – Смс-тавыш нәтиҗәсе проекторга чыгарылып, минем исемем яңгырагач, аптырап киттем. Ямалдан алып Дагыстанга кадәр яшәүчеләр минем өчен тавыш биргән. Һәрберсенә аерым рәхмәт. Залда минем өчен картәнием белән картәтием янып-көеп утырды. Кадерле кешеләремә зур рәхмәт!”
Раян Юнысовның остазы – Раил Өметбаев. Әйткәндәй, беренче мизгел җиңүчесе Елизавета Филиппова да нәкъ аның командасыннан иде.
Читайте нас: