Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
12 март 2020, 16:33

Кызлы йорт – нурлы йорт!

Кушнаренко районының Илек авылында "Татар кызчыгы-2020" бәйгесе үтте.

«Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Кушнаренко районының Илек авылында «Татар кызчыгы – 2020» бәйгесен оештыручы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы бу бәйгене үткәрергә уйлаганда ук нәкъ шуны күз уңында тоткандыр.
Халкыбызда: “Кызлы йорт- нурлы йорт”, - дигән әйтем бар. Элек-электән халкыбыз кыз баланы дөрес тәрбияләүгә, гаилә учагын сакларга сәләтле тугрылыклы хатын, яхшы ана үстерүгә зур әһәмият биргән. Кыз баланың бәхете нәкъ менә шул сыйфатларга бәйле. Ә ата-аналар өчен балаларның бәхетле булуыннан да мөһимрәк тагын нәрсә бар икән? Дөньяны матурлык коткарыр, дигән сүз дә бар. Моңа өстәп тагын ихласлык, самимилек, гомумән, сабыйлык дияргә дә ярыйдыр. Иң кызыгы әлеге сыйфатлар конкурста катнашучы алты-җиде яшьлек сабыйларда гына түгел, алар янында мәш килеп, ут йотып йөрүче өлкәннәр: тәрбиячеләр, әти-әниләрдә дә. Сабыйларның бишесе дә җиңәргә дип килгән. Бу аларның әзерлекләрендә үк күренә: һәммәсе дә милли киемнәрдән, чиккән калфаклардан.
Нәниләр арасында оештырылса да, ярыш бик җитди булды. Бу аңлашыла да, кызлар үз авылларының сәхнә йолдызчыклары: Айгөл Хаҗиева (6 яшь), Айсылу Галиева (6 яшь), Лилия Шәрәфетдинова (7 яшь), Ләйсән Шәнгәрәева (7 яшь), Русалина Гаделшина (5 яшь) сәхнә түренә чыктылар. Әлеге нәни йолдызчыклар, еллар үткәч, зур йолдызларга әйләнерләр дә милләтебез күген яктыртырлар дип ышанасы килә. Бәйгегә кунак булып килгән шагыйрә Дилә Булгакова аларны булачак милләт аналары дип атады һәм шигырен бүләк итте.
Конкурс шарты буенча беренче эш итеп, кызлар үзләре белән таныштырдылар. Барысы да тулы, бәхетле гаиләдән дип сөенеп утырдык. Нәниләр беренче чыгыштан ук үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырышты: кем сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, кайсы моңлы җыр сузды. Аннары алар хуҗабикә буларак үзләренең осталыкларын күрсәтте: төймә тагуда, йомгак урау, ярма аралау буенча ярыштылар. Шулай ук, кызлар өйләрендә әниләре белән бергәләшеп татар милли ризыкларын да пешереп алып килгәннәр иде.
Тамашачылар бик күп килгән иде, алар кызлар өчен җан атып, аларны дәртләндереп утырды. Кызларның тырышуларын җитди жюри әгъзалары бәяләде.
Шулай итеп, бәйге нәтиҗәләре буенча кызлар биш номинация буенча бүләкләнде: “Иң оста җырчы кыз” дип Айсылу Галиева табылды. “Иң күркәм кыз” исеменә –Лилия Шәрәфетдинова, “Иң тыйнак кыз”- Айгөл Хаҗиева, “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз” – Русалина Гаделшина лаек булды. Ә инде “Иң гүзәл кыз” һәм “Татар кызчыгы-2020” Гран-при иясе дип Ләйсән Шәнгәрәева табылды. Бәйгене матур итеп Илек авылы китапханәчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Гүзәлия Садыйкова алып барды.
Кызларны матур бүләкләре белән иганәче - Кушнаренко районы татарларының милли автономиясе рәисе Дамир Гильманов сөендерде.
“Өмет” гәзитенең “Өметле татар кызчыгы-2020” махсус бүләгенә Русалина Гаделшина белән Айсылу Галиева лаек булды.
Фотосурәттә: Гран-при иясе, "Татар-кызчыгы-2020" бәйгесе җиңүчесе Ләйсән Шәнгәрәева апалары, әнисе белән.
Читайте нас: