Барлык яңалыклар
10
Мәдәни мохит
10 март 2020, 16:26

Уфада “Кырым язы”

15 мартта Уфаның "Ватан" паркында Кырым һәм Севастопольнең Русиягә кушылуына алты ел тулуга багышланган чара - "Кырым язы" фестивале үтәчәк.

15 мартта Уфаның "Ватан" паркында Кырым һәм Севастопольнең Русиягә кушылуына алты ел тулуга багышланган чара - "Кырым язы" фестивале үтәчәк.
Бәйрәмдә халык һөнәрләре һәм кәсепләре күргәзмәләре, ярминкә, кул эшләре һәм традицион сувенирлар эшләү осталык дәресләре узачак. Бүләкләр уйнатылачак. Тамашачылар игътибарына шулай ук мотофристайл һәм ретро автомобильләр тәкъдим ителәчәк.
Фестиваль азагында республика җырчылары һәм коллективлары концерты үтәчәк. Тамашачылар алдында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, «Премьер» вокал төркеме, «Мирас» җыр һәм бию ансамбле, «Аргамак» этно-рок төркеме, «Голос. Дети» шоу-проекты катнашучысы Назгөл Отузова, «Узорица» төркеме, «Зәйнетдин» этно-шоу төркеме чыгыш ясаячак. Махсус кунак - Варвара.
Чара 14.00 башлана.
Чыганак һәм фото: Башинформ
Читайте нас: