Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 март 2020, 11:21

Наталия Орейро Уфага килми

8 апрельдә Уфаның Яшьләр мәдәният сарае җырчы һәм актриса Наталия Орейроның ил буйлап уздырылган концерт турын кабул итәргә тиеш иде.

8 апрельдә Уфаның Яшьләр мәдәният сарае җырчы һәм актриса Наталия Орейроның ил буйлап уздырылган концерт турын кабул итәргә тиеш иде. Әмма “Кыргый ангел” безгә килми.
“Наталия Орейро һәм аның командасына бәйле булмаган проблемалар аркасында Русиядә 2020 елның март-апрель айларына планлаштырылган концерт туры булмаячак. Без концертларны алдан билгеләнгән шәһәрләрдә быелның көзендә (ноябрь-декабрь айларында) үткәрергә җыенабыз”– дип аңлаткан оештыручылар.
Орейроны Уфа белән беррәттән Сочи, Ставрополь, Ростовтагы Дон, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Иркутск, Новосибирск, Мсәкәү, Төмән, Екатеринбург, Самара, Волгоград, Воронеж һәм Краснодарда көткәннәр иде...
Читайте нас: