Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
2 март 2020, 13:10

“Үтми торчы, гомер, көт әле!”

Кешенең күңеле тулы изгелек, шәфкать, зур уйлар булса, елларны түгел, көннәрне дә саната.

Кешенең күңеле тулы изгелек, шәфкать, зур уйлар булса, елларны түгел, көннәрне дә саната.
Бу сүзләрнең авторы Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәнов. Дөньяда әйтер сүзе күп булганлыктан язган ул шулай дип. Яше сигезенче дистәгә китеп барганга, шул уйларын әйтеп, әле күп эшләре алда көтеп торганга вакытны ашыктырмаска теләве. Без аны аңлыйбыз. Кешенең күңеле тулы изгелек, шәфкать, зур уйлар булса, елларны түгел, көннәрне дә саната.
Сишәмбе көнне менә шушы олы йөрәкле Мидхәт абзый (ул үзенә шулай дәшкәнне ярата) дусларын кунакка җыйды. Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында, эстрадада шактый популярлашкан җырлар авторы Мидхәт Әбделмәновның иҗади кичәсе булды. Безнең арада шактый киң таралган җырларга гомер биргән, инде “Милли аваз” эстрада-вокал төркемен дә төзеп куйган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Әбделмәновның иҗат иленә килүенә егерме ел тулган.
Гомерен чын ирләр һөнәренә багышлаган - төзүче Мидхәт абый хаклы ялга чыккач яңадан тугандай була. Беренче шигырьләрен кәгазьгә тешереп, безнең янга килгән иде ул. Сүзләрен дә язып, инде күңелендә туган көйгә салып, кечкенә кассетага яздырып, радиомагнитоласын да күтәреп килеп керә дә, безне беренче тыңлаучылары итеп, тәнкыйтькә куя иде. Тәнкыйтьли идек. Төзәтмәләр кертергә тырыша идек, сораулар яудыра идек аңа. Ә Мидхәт абый какшамас ышаныч белән үз карашын яклый иде. Бәхәсләшеп тә китә идек.
Без, билгеле, өлкән яшьтәге кешенең болай соңлап иҗатка килүен бигүк аңлап та бетерми идек. Яшьләр бер-берберсенең эзенә басып килгәндә, бу абзый шул агымга сыеп, җыр иленә кереп китәрме, дип аптырый идек. Юкка аптыраганбыз, дип әйтә алам бүген. Мидхәт абый безнең шикләрне куып таратты. Бүген ул бик хөрмәтле кеше, аерым җырларын алганда, киң билгеле автор да. Ул автор гына булып калмады, үз иҗатының хәстәрлекле әтисе булып чыкты.
Гаиләсе дә аңлый аны. Җәмәгате Галия апа да, теге вакытта Мидхәт абый әйткәнчә, “Мин тракторчыга кияүгә чыккан идем, сәнгатьтә сиңа ни калган?” дими. Ир күңелендә иярле ат ятар, диләр бит, фатихасын биргән инде. Ә аларның бердәнбер мәхәббәт җимеше Рөстәмнәре зур таянычлары. Әйткәндәй, бу концертны Мидхәт абый улының 45 яше тулу уңаеннан оештырган. “Улым - иң кадерле кешем. Тормышның бөтен рәхәтен, шатлыгын безгә ул бирә!”– диде Мидхәт абый сәхнәдән. “Игелекле бала –әти-әни бәхете” дип юкка әйтмәгән өлкәннәр.
Менә шулай, чабыштагы ат кебек ялкынланып иҗат итүче, яшьләргә сәхнәгә чыгарга, олырак яшьтәгеләргә сафта калырлык мөмкинлекләр (Милли аваз” төрле яшьтәге башкарчыларны берләштерә) ачучы Мидхәт абый кайда да үз кеше булып кала. Иҗат кичәсе булса да, ул залда, халык арасында тыйнак кына утырды. Аны, Мидхәт абыйны хөрмәт итеп, Казаннан кайткан, кичәне Благовар гимны белән башлап җибәргән, тансык җырларны безгә бүләк иткән ТРның атказанган артисты Рөстәм Асаев, кичәне алып баручылар Нурлан Ганиев һәм Земфира Байбулдина зурлап сәхнәгә чакырып алдылар. Мидхәт абыйны тәбрикләргә килгән дуслары олы –олы гөлләмәләр бүләк итте. Ерак араларны якын итеп авторны котларга килгән ТРның атказанган артисткасы Бәширә Насыйрова, якташыбыз Алмаз Хәсәнов матур чыгышлары белән сөендерде.
Концерт программасы бик чагу иде. Мидхәт абыйның җырларын сәхнәгә алып чыккан күп яңа башкаручылар белән таныштык. Анда скрипка, курай, баян моңнары яңгырады. Ә Антонио Масунов исемле егет Элвин Грей башкаруындагы “Ашкынма, гомер” җырын сынландырып бирде. "Мирас" ансамбле егетләре ут чәчрәтеп биеде. Ә иң чагу мизгелләр кечкенә, әмма өметле тавышлы җырчы кыз Ясминә Мөхәммәдиева һәм аның “Мин яратам җырларга” җырын баеткан “Ләйсән” балалар бию ансамбле чыгышы булды.
Ике өлештән торган матур иҗат кичәсе бер сулышта үтеп китте. Аның уңышында “Милли аваз” вокал төркеменең зур өлеш тырышлыгы бар иде. Мидхәт абыйның иҗат җимеше булган “Ак калфак” җыры бу көнне аеруча көчле яңгырады. Халкына, тормышка зур сөю белән сугарылган авторның иҗат кичәсе “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Ни әйтик, афәрин, Мидхәт абый! Ныклы сәламәтлек, илһамлы гомер еллары телибез. Язмышыгыз мәрхәмәтле булсын. “Ашкынма, гомер” җырындагыча:
”Туган халкыма
Туачак җырлар хакына –
Тукта чак кына–
Бергә яшәгән дуслар хакына” эшлисе эшләрегез күп әле.
Читайте нас: