Мәдәни мохит
17 Декабря 2019, 11:00

Бәйрәмгә бардылар, бүләкләр алдылар!

“Театраль Идел буе” төбәкара яшьләр театрлары фестивалендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр

Добавить в предпочтительные источники Google
16 декабрьдә Түбән Новгородта “Театраль Идел буе” төбәкара яшьләр театрлары фестивалендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Алар арасында Башкортстан балалары да бар. Бу уникаль проект Театр елында РФ президентының Идел буе федераль округы тулы вәкәләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән тормышка ашырылды.
Катнашучылар иҗатта ярыш элементы җитми торуын һәм Идел буе округы төбәкләреннән яшьтәшләре белән көч сынашуга чакыручы проектның чын мәгънәсендә чәм өстәвен, гади булмаган иҗади бурыч куелуын билгеләде.
Иҗади бәйгедә 483 коллектив һәм 7 мең яшь актер катнашкан. Аларның бер өлеше дәрәҗәсен күтәрсә, икенчеләр осталыгын арттырды. Ә иң мөһиме – һәркайсы жюри һәм тамашачыларның объектив бәясен алды.
Яшь театр коллективларының спектакльләрен 150 меңнән артык кеше тамаша кылды, тагын 36 мең кеше интернеттан спектакльләрнең видеоверсиясен карады.
“Иң яхшы студентлар спектакле” номинациясендә Чувашстан Республикасыннан иҗади студия финалга чыкса, мәктәп укучылары арасында иң яхшы чыгыш ясаучылар дип Башкортстанның Межгорье шәһәреннән “Пауза” театр студиясе артистлары табылды.
Тантаналы чарада вәкәләтле вәкилнең урынбасары Олег Машковцев беренче урын алучыларны гына түгел, икенче һәм өченче урын яулаган мәктәп һәм театр коллективларын да бүләкләде. Яшь артистлар истәлекле билгеләр һәм яңа әсәрләр сәхнәләштерер өчен 100дән алып 200 мең сумга кадәр максатлы грант алдылар. Иң яхшы актерлар һәм режиссерлар Мәскәүгә Русиянең данлыклы театрларына барачак.
Театр елында башлангыч алган әлеге фестиваль киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Читайте нас