Мәдәни мохит
13 Декабря 2019, 11:40

“Без – мең янып тик бер сүнәрләр!”

Рим Хәсәнов үзенең беренче җырын 7 яшендә язган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рим Хәсәнов үзенең беренче җырын 7 яшендә язган. Ә 28 яшендә СССРның композиторлар берлегенә кабул ителгән. Берлек тарихына иң яшь әгъза буларак теркәлгән ул. “Уфа юкәләре”, “Кышкы романс”, “Әкълимә” һәм башка бик күп җырлары татар һәм башкорт җыр сәнгатенең алтын фондына кергән. Аларны тыңлап, берничә буын үскән. Бүгенге моңсыз җырлар заманында Рим Хәсәновның иҗат җимешләре аеруча тансык һәм кадерле. Аларны тагын бер кат (автор башкаруында!) тыңлап хозурланасы килгән кешеләр 14 декабрьдә Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең әдәби кунакханәсенә килә ала. Анда легендар композитор Рим Хәсәнов белән очрашу үтәчәк.
Ике балет, бихисап хор, камера-инструменталь, симфоник әсәрләр, театр, радио һәм кино өчен көйләр язган, 400дән артык җыр, баллада һәм романс иҗат иткән Рим Хәсәнов үзенең иҗат биографиясе белән таныштырачак, тыңлаучылар күңелендә урын алган хитларын һәм күптән түгел генә язылган яңа җырларын башкарачак, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Рим Хәсәнов талантлы һәм үзенчәлекле композитор гына түгел, Русия Язучылар берлеге әгъзасы да. Җырлары кебек үк аның шигырьләре дә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә.
СССР композиторлар берлеге әгъзасы, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең почетлы гражданины Рим Хәсәнов белән очрашу 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Читайте нас