Мәдәни мохит
5 Декабря 2019, 10:20

100 еллык театр коллективын Путин үзе котлады

Русия президенты Владимир Путин М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрын 100 еллык юбилее белән котлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия президенты Владимир Путин М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрын 100 еллык юбилее белән котлады. Үзенең котлау телеграммасында ул театрның Башкортстан халыкларының рухи байлыгын арттыруга һәм саклауга саллы өлеш кертүен билгеләде.
“Үткән вакыт эчендә Башкортстанның дәүләт театры зур иҗтимагый, агарту үзәгенә әйләнде, республика халыкларының бай тарихи һәм рухи мирасын саклауга, безнең күпмилләтле мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертте.
Бүген дә театрда тамашачыларны бай репертуар белән сөендерүче талантлы артистлар, режиссерлар һәм рәссамнарның илһамланып эшләве бик мөһим. Алар масштаблы театр фестивальләрендә һәм башка кызыклы иҗади проектларда актив катнаша”, – диелә Кремль сайтында урнаштырылган телеграмма текстында.
Президент коллективка изге теләкләрен җиткергән һәм Русиядә Театр елында 100 еллык юбилейны билгеләүнең символик әһәмияткә ия булуын ассызыклаган.
Читайте нас