З. Биишева исемендәге Башкорт дәүләт “Китап” нәшрияты 100 еллыгын һәм Башкортстан Язучылар берлеге 85 еллыгын каршылады. Әлеге күркәм даталарга багышланган чаралар Уфада 3 декабрьдә үтте. Юбилей кысаларында “Китап бастыруны үстерүнең заманча тенденцияләре” дигән фәнни-гамәли конференция оештырылды. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының конференц-холлында үткән бу чарада Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Русия китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев, ассоциация вице-президенты Олег Филимонов, Грозный шәһәренең “Китап нәшрияты” директоры Анзор Матаев, "Татар китап нәшрияты" генеральный директоры Илдар Сәгъдәтшин, "Удмуртия" китап нәшрияты директоры Юрий Кузнецов, БР Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев, “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар катнашты.
Русия китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының бүген Русиядәге милли нәшриятлар арасында лидерларның берсе булып торуын билгеләп үтте.
Елына 200 исемдә һәм миллион данәдә китап нәшер итү белән безнең заманда мактана алучылар күп түгел. Китаплар рус, башкорт телләрендә генә түгел, татар, инглиз, кытай, якут һ.б. телләрдә дә нәшер ителә. Бер ел эчендә өченче юбилейны билгелибез. Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстан өчен бик шатбыз. Бу өч нәшрият үз йөзен, үз осталыгын югалтмыйча шушы дәрәҗәгә күтәрелә алды,–диде ул.
Русия китап бастыручылар ассоциациясе вице-президенты Олег Филимонов бүгенге көндә ике, хәтта өч телдә параллель текстлар урнаштырылган китапларга сорау аеруча күплеген ассызыклады.
–Бу балалар әдәбиятында гына түгел, матур әдәбиятта да, фольклорда да яхшы яңалык. Нәшрият шул рәвешле үзенең иҗади мирасын киң тарата, чөнки параллель текстлы китаплар башка нәшриятлар, башка республикалар, башка илләрдә дә игътибарга үзәгенә алына, – диде спикер.
“Китап” нәшрияты белән булган тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек башка бер нәшрият белән дә әле юк. “Кәрдәшлек киштәсе” дип аталаган проектыбыз бик уңышлы эшли ,–дип сөйләде "Татар китап нәшрияты" генеральный директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Фәнни-гамәли конференциянең икенче өлешендә "Китап" нәшриятының “Башдик” (электрон уку басмасы), "Хитрая лиса" (мультимедияле басма) китаплары, дәреслекләрнең электрон төрләре тәкъдим ителде.
Кичен исә юбилей чаралары “Башкортостан” дәүләт концерт залына күчте. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының 100 еллыгы һәм республика Язучылар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан матур бәйрәм оештырылды анда.
Кече залда нәшриятта һәм әдәбиятта матур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, язучылар, ветераннар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, һәм медальләр белән бүләкләнде. Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова барчасын да котлап, китапларның киләчәктә тагын да күбрәк басылуын теләде. Аннан инде бәйрәмнең тантаналы өлеше Зур залда дәвам итте. Премьер-министр урынбасары Фәнүр Ягафәров республика Башлыгы Радий Хәбировның котлау сүзләрен укып ишеттерде, республиканың рухи тормышын баеткан иҗатчыларга рәхмәт белдереп, уңышлар теләде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Китап” нәшриятын юбилейлары уңаеннан тәбрикләргә Мәскәү, Казан, Ижау, Грозный, Төмән шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар җылы котлау сүзләре әйтеп, нәшрият директоры Илһам Яндәүләтовка бүләкләр һәм китаплар тапшырды.
Башкортстан Язучылар берлеген Татарстан, Дагыстан, Казахстан, Белорусь кунаклары котлады. Аларның тәбрикләү сүзләрен берлекнең рәисе Зәки Әлибаев кабул итте.
Җылы сүзләр, матур котлаулар күңелле концерт программасы белән үрелеп барды. Сәхнәгә күтәрелүче һәркем бу көнне язучыларның һәм китап нәшер итүчеләрнең хезмәте бәясез булуын билгеләп, аларга уңышлар, зур тиражлар теләде.