Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 декабрь 2019, 13:05

“Ике аккош” сәхнәдә!

Уфада «Ике аккош» республика конкурс-фестивале җиңүчеләренең гала-концерты узачак.

Уфада «Ике аккош» республика конкурс-фестивале җиңүчеләренең гала-концерты узачак.
Традицион музыкаль проект Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышлана. Фестиваль ике номинация буенча үткәрелә: “Инструменталь башкару” һәм “Аерым җырлаучы”. Җиңүчеләрнең концерты Уфада 4 декабрьдә Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә узачак. Сәхнәдә яшь артистлар белән беррәттән башкорт һәм татар эстрадасының йолдызлары да чыгыш ясаячак.
Концерт 19.00 сәгатьтә башлана, 18.00 сәгатьтән күргәзмәләр эшләячәк. Керү ирекле.
Чара Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы, “Башкортстан халыклары ассамблеясе”, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла.
Читайте нас: