Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 декабрь 2019, 13:20

Аларга – 100 ел!

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 4 декабрьдә бер гасырлык юбилеен билгели.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 4 декабрьдә бер гасырлык юбилеен билгели.
Театр бинасы әлегә ремонта булу сәбәпле, бәйрәм чарасы Башкорт опера һәм балет театрында узачак. 16.00 сәгатьтә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү чарасы, ә 18.00 сәгатьтә фойеда театрлаштырылган тамаша узачак. Бәйрәм тантанасы Зур сәхнәдә 19.00 сәгатьтә башланачак.
Чарада рәсми вәкилләр, республиканың иҗат коллективлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Ырынбурдан, Чувашстаннан, Бурятиядән, Саха-Якутиядән кунаклар килүе көтелә.
Бәйрәмдә юбиляр-театрның бөтен труппасы катнашачак.
Читайте нас: