ДДТ төркемнең 40 еллыгына багышланган тур кысаларында Уфада концерт оештырылачак.
Юрий Шевчук һәм ДДТ төркеме 2020 елның мартында юбилей туры старт алуы турында рәсми сайтларында хәбәр иттеләр.
Музыкантлар яңа программа белән Русиянең дистәләгән шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Алар арасында өч зур концерт стадионы: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм 40 ел элек ДДТ төркеме формалашкан Уфада. Уфадагы концертның датасы һәм мәйданы әлегә ачыклана, әмма аның июньдә булуы төгәл билгеле.
Концерт программасында яңа һәм күптән җырланмаган иске җырлар башкарылачак. «Стадионнар гына зур түгел, шоу һәм җыр сайлау эше дә зур булачак!» - ди оештыручылар.