Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
14 ноябрь 2019, 03:45

Рифкать Исрафилов Александр Невский орденына лаек

Бүләкләү турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин 11 ноябрь көнне имзалады.

РСФСРның һәм Башкортстанның халык артисты, М.Горький исемендәге Ырынбур дәүләт өлкә драма театрының художество җитәкчесе Александр Невский Орденына лаек булды.
Бүләкләү турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин 11 ноябрь көнне имзалады. Документка ярашлы, югары дәүләт наградасы якташыбызга күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге, Русия мәдәнияте һәм сәнгате үсешендәге хезмәте өчен бирелгән.
Рифкать Исрафилов – Мәчетле районында туып-үскән данлыклы театраль режиссер һәм педагог, Русия Дәүләт премиясе, Башкортстан һәм С.Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, РФ Театр әһелләре берлеге сәркатибе. Чирек гасырга якын актер, баш режиссер, М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының художество җитәкчесе булып эшләгән. 1997 елдан алып - М.Горький исемендәге Ырынбур дәүләт өлкә драма театрының художество җитәкчесе.
Читайте нас: