Мәдәни мохит
14 Ноября 2019, 10:35

Кем сүзгә остарак?

18 ноябрьдә Бәдәр Йосыпова исемендәге Актерлар йортында “Сүз остасы” XI республика сәнгатьле уку конкурсы үтәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
18 ноябрьдә Бәдәр Йосыпова исемендәге Актерлар йортында “Сүз остасы” XI республика сәнгатьле уку конкурсы үтәчәк. Ике еллык тәнәфестән соң янә оештырылган бәйге Мостай Кәримнең 100 еллыгына һәм Александр Пушкинның 220 еллыгына багышлана.
“Сүз остасы” исеме өчен барлык дәүләт театрлары актерлары һәм З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының чыгарылыш курс студентлары көрәшә ала. Барлыгы 30 кеше катнаша.
Башкортстан Театр әһелләре берлеге оештырган конкурсның төп максаты– яшь артистларга уку осталыгын камилләштерергә, ә танылган артисларга үзләрен “формада тотарга” булышу, республикада сәнгатьле уку жанрын үстерүгә, әдәби мирасны саклауга булышлык итү.
–Быел Театр елы булудан файдаланып, катнашучыларга авторларны сайлауда чикләү куймадык. Шигърият булсынмы ул, чәчмә әсәрме – үзе сайлый. Иң мөһиме, әсәр аша артист тулысынча ачылсын, – ди оештыручылар.
Әсәрләр рус, татар һәм башкорт телләрендә яңгыраячак. Җиңүчеләр профессиналлар һәм студентлар арасында аерым билгеләнәч. Гран-при иясе Русия театр әһелләре берлегенең проектында катнаша алачак.
Читайте нас