Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
11 ноябрь 2019, 17:20

Яңа бәйрәм ни өчен елына ике тапкыр үткәреләчәк?

Радий Хәбиров властька килгәч, бүген беренче тапкыр хөкүмәттәге оператив киңәшмәне Андрей Назаров үткәрде.

БР Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Назаров Халыклар бердәмлеге көнендә республикада Милли киемнәр көнен булдырырга тәкъдим иткән иде. Бәйрәм елына ике тапкыр билгеләнеп үтәчәк – апрельнең өченче җомгасы һәм сентябрь аеның икенче җомгасы. Бүген ул хөкүмәт киңәшмәсендә ни өчен ул елына ике тапкыр билгеләнеп үтәргә тиешлеген аңлатып үтте.

“Безнең карашка, бу бәйрәм үзебезнең мәдәниятебезне бәяләргә зур мөмкинлекләр бирә”, - диде ул.

А.Назаров киләсе 2020 елның апрель аенда Милли киемнәр бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен хөкүмәт вәкилләренә бу мәсьәләне тизрәк “эшләп бетерергә” боерды. Вице-премьер әйтүенчә, күпмилләтле республикабыз халкының үзара дуслыгын ныгыту һәм гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерү өчен бу бәйрәмне яхшы традициягә әйләндерергә кирәк.

Әйткәндәй, республика башлыгы Радий Хәбиров властька килгәч, бүген беренче тапкыр оператив киңәшмәне республиканың премьер-министры урынбасары Андрей Назаров үткәрде.
Читайте нас: