Төп программа “Торатау” Конгресс-холлында уза. Проектның программасында музыкаль конференция, күргәзмәләр, семинарлар, осталык дәресләре, презентацияләр каралган.
Форумның төп вакыйгасы шоукейс – Европа һәм Азия илләренең һөнәри продюсерлык берләшмәләре алдында нон-стоп режимында этник музыкантларның чыгышы булачак.
Проект республикада дәүләт телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан Башлыгы грантына лаек булган. Форумның партнеры “Russian World Music Awards” – илнең этник музыка өлкәсендә бердәнбер һөнәри премия .