Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
6 ноябрь 2019, 15:15

Уфада “Идел” фестивале узачак

“Башкортстан” концерт залында 15-16 ноябрьдә яшь профессиональ башкаручылар арасында чираттагы (тугызынчы) Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы узачак.

“Башкортстан” концерт залында 15-16 ноябрьдә яшь профессиональ башкаручылар арасында чираттагы (тугызынчы) Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы узачак. Исегезгә төшерәбез: әлеге проект Русиядә милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елдан бирле үткәрелә. Чара “Мәдәният” милли проекты (РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән) һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Һәр елдагыча конкурста Башкортстан, Татарстан, Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләрендәге югары һәм махсус урта уку йортларының вокал бүлекләре студентлары һәм аны тәмамлаучылар катнаша. Быел хәтта Кытайдан һәм Кырымнан килүчеләр дә бар.
“Идел” фестиваленең беренче көнендә конкурс булачак. Икенче көнендә фестивальнең жюри әгъзалары һәм мәртәбәле кунаклар катнашлыгында гала-концерт көтә безне. Концерт программасында Идрис Газиев, Мөнир Якупов, Флүрә Кильдиярова, Наилә Фатехова, Рәфис Сирусин, Зилә Бәхтиева һәм башкалар бар.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, “Идел”нең төрле еллардагы лауреатлары арасында әлеге вакытта бик популяр артистлар Радик Юлъякшин, Ришат Төхвәтуллин, Зилия Бәхтиевна, Лилиана Газизова, Айгиз Ханов һ.б. да бар.
Читайте нас: