Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
31 октябрь 2019, 18:17

Концерт матур, ә иң мөһиме моңлы булачак!

13 ноябрьдә Уфаның “Башкортстан” концертлар залында Илһам Шакировның якты истәлегенә багышланган “Китмә, сандугач!” дип исемләнгән концерт булачак.

13 ноябрьдә Уфаның “Башкортстан” концертлар залында Илһам Шакировның якты истәлегенә багышланган “Китмә, сандугач!” дип исемләнгән концерт булачак. “Башкортстан” телевидение һәм радио компаниясендә үткән матбугат конференциясе әлеге зур мәдәни чарага багышланды.
Конференциянең спикерлар: Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин; Р.Ваһапов исемендәге фонд директоры, проектның продюсеры Рифат Фәттахов; Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев; Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев; Р. Ваһапов премиясенең Гран-при лауреаты Руслан Сәйфетдинов.
Әлеге концерт зур уңыш белән Казанда һәм Мәскәүдә үтте инде. Чират – Уфада.
– Илһам Шакировка багышлануы очраклы түгел. Ул иң беренчеләрдән булып безнең фестивальне күтәреп алды. Конркурсның жюри рәисе булып торды. Талантлы яшьләребезнең һәркайсы аның фатыйхасын алып зур сәхнәгә чыкты дисәк тә арттыру булмас. Илһам Шакировның исемен байрак итеп алганбыз икән, димәк аңа багышланган концертлар да дәрәҗәле залларда гына үтәргә тиеш, – диде Рифат Фәттахов.
Чыннан да зур чара. Татар мәдәниятының тулы бер чорын чагылдырган легендар җырчы иҗатына багышланган тантаналы концертта 100гә якын кеше катнашачак. Бөек җырчының репертуарыннан иң шәп җырларны күренекле һәм яшь җырчылар яңгыратачак. Алар белән беррәттән "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры сәхнә түрендә урын алачак.
– Проектның иҗади составын нык көчле. Илһам Шакировның укучылары, аның иҗади традицияләрен дәвам итүчеләр. Гаҗәеп зур, матур проект бу. Һәр җырчыга нинди җыр туры килүенә кадәр уйланылган. Яшьләр өчен инде бу аеруча яңа баскычка менү дип саныйм, – диде Идрис Газиев.
Бөек җырчының традицияләрен дәвам итүче генә түгел, аның исемен дә йөртүче Илһам Вәлиев та әлеге концерт уңаеннан уй-фикерләре белән бүлеште.
– Язмыш билгесе шул булды микән, миңа исемне Илһам абый хөрмәтенә кушканнар. Ул күрше авылга концерт белән килгәндә мин туарга берничә генә көн калган булган. Шулчакта әти Илһам абый белән сөйләшеп торган һәм “Малай туса, сезнең хөрмәткә Илһам дип кушам” дигән. Кечкенә чакта урамнан барганда “Әнә Илһам Шакиров килә” дип үртиләр иде. Нигә миңа Шакиров дигән фамилия тагалар соң дип, ачуым килә иде. Ә бер көнне капка алдында туктап торган машинадан җыр ишеттем. Барган җиремнән катып калып тыңладым мин аны. Әтидән кем җырлавын сорадым. “Илһам абыең әнә шул инде ул”,– диде. Шул көннән башлап мин Илһам Шакиров белән “чирләдем”. Иҗатын өйрәнәм, пластинкаларын, кассеталарын җыям, җырларын җырлыйм. Илһам абыйның иҗаты ул чиксез җиһан. Аның ике җырны бер төрле башкарган чагы юк. Яшьләр өйрәнсен иде, уку йортларында өйрәтсеннәр иде аның иҗатын. Юкса, соңгы вакытта җыр сәнгате каравылчысыз калган уҗым басуын хәтерләтә бит. Кем генә ни генә җырламый?! “Кухня белән йокы бүлмәсе арасындагы” җырларга аягүрә басып кул чабарга күнеккән халыкны мондый концертларга кайтаруы авыр, әмма бу нык кирәк, – диде ул.
Читайте нас: