Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 октябрь 2019, 12:39

“Алтын курай” ияләре

Уфа шәһәренең Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында “Алтын курай” халыкара журналистлар конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләрне котладылар.

Уфа шәһәренең Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында “Алтын курай” халыкара журналистлар конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләрне котладылар.
Конкурс Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды.
“Алтын курай” конкурсы ике ел элек Дагомыс шәһәрендә үткән XXI “Вся Россия” журналистлар фестивалендә Башкортстан Республикасын презентацияләү кысаларында тәкъдим ителгән иде. Конкурсның төп максаты – Башкортстан Республикасын Русия төбәкләрендә һәм чит илләр матбугатында күрсәтү иде. Башкортстан – бүген күпгасырлык тарихы һәм гореф-гадәтләре булган, икътисады үсештә булучы төбәк. Халык шагыйре Мостай Кәримнең иҗатында ул төп урынны алып торган.
Конкурска Чехия, Канада, Кытай, Төркия, Әзербайҗан, Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Якутия, Алтай, Хакасия, Мордовия, Красноярск крае, Свердловск, Брянск өлкәләрендә нәшер ителүче гәзит-журналлардан катнашырга гаризалар килгән. Жюри белән Русия Журналистлар Берлеге рәисе Владимир Соловьев җитәкчелек иткән.
Тантаналы чараны ачып, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның котлау телеграммасы укып ишеттерелде.
Аннан инде сүз җиңүчеләргә күчте. Башкортстан турында язучы чит төбәк журналистлары курайның җиде таҗы кебек җиде номинациядә бүләкләнде. Беренче номинациядә Башкортстанның туризмы, уникаль табигый объектлары турында язучы журналистлар сайланган иде. Әзербайҗан Республикасыннан килгән “Улдуз” журналы вәкиле Тарана Мамедова башкорт легендалары, Ямантау, Шүльгәнташ турындагы язмалар циклы өчен җиңүче дип табылды. Шулай ук, күпбалалы гаиләләр, Башкортстанда туып-үскән күренекле кешеләр, мәдәният, фән һәм спорт өлкәләрендәге яшь талантлар, Башкортстанның Русиядәге башка төбәкләре белән икътисади бәйләнешләре, башка халыклар белән дуслыгы, халык шагыйре Мостай Кәримнең иҗаты турында язган каләм осталарын билгеләделәр.
Җиңүчеләрне котларга Мостай Кәримнең кызы Әлфия ханым да килгән иде.
Читайте нас: