Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 октябрь 2019, 21:46

3 ноябрьдә “Сәнгать төне 2019” бөтенрусия мәдәни акциясе үтәчәк

Әлеге чарага Башкортстан да кушылачак. Бу кичтә китапханәләр, музейлар, клублар, театрлар, филармонияләр һәм башка мәдәният учреждениеләре “Сәнгать берләштерә” девизы астында кичке якта үз ишекләрен ачачак.

Әлеге чарага Башкортстан да кушылачак.
Бу кичтә китапханәләр, музейлар, клублар, театрлар, филармонияләр һәм башка мәдәният учреждениеләре “Сәнгать берләштерә” девизы астында кичке якта үз ишекләрен ачачак.
Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, акция чаралары Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына, Башкортстан республикасының 100 еллыгына һәм, әлбәттә, Театр елына багышланачак.
Төрле юнәлешле 90 музей һәм галерея 300дән артык күргәзмә һәм чара әзерли. Шул исәптән әдәби кунакханәләр, шигърият сөючеләр өчен конкурслар, күмәкләшеп Мостай Кәрим әсәрләрен уку буенча флешмоблар оештырылачак.
Республиканың дәүләт театр-концерт оешмаларында костюмнар һәм фотографияләр күргәзмәләре, тематик мастер-класслар, театрлаштырылган тамашалар үтәчәк.
Мондый кичтә өйдә яту мөмкин түгел!
Читайте нас: