Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
24 октябрь 2019, 23:50

Җыр-моң конкурсы сезне көтә!

1-2 ноябрьдә Дүртөйле шәһәренең Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә “Туган тел” татар җырын башкаручыларның XIII республика конкурсы үтәчәк.

1-2 ноябрьдә Дүртөйле шәһәренең Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә “Туган тел” татар җырын башкаручыларның XIII республика конкурсы үтәчәк.
Конкурсның төп максаты: җыр сәнгатен пропагандалау, халкыбызның башкару традицияләрен үстерү һәм саклау, яшь талантларны ачу, аларның иҗатын үстерү, осталыгын камилләштерү.
Анда 16-35 яшьлек башкаручылар катнаша. Үзешчән һәм профессиональ җырчылар аерым номинацияләрдә билгеләнә.
Профессиональ башкаручылар дип концерт оешмаларында эшләгән, махсус музыкаль белеме булган кешеләр, музыкаль вуз һәм ссузларда укыган студентлар санала. Моңарчы бу бәйгедә Гран-при алган башкаручылар катнаша алмый.

Конкурс ике турда үтә:

1) ачу тантанасы һәм конкурсның сайлап алу туры;
2) икенче сайлап алу туры һәм җиңүчеләрнең йомгаклау концерты.
Катнашучылар татар халык җырын, татарча композитор җырын, татар халык җырын музыка инструменты яисә “минус” фонограммасы астында башкарырга тиеш.
Жюри составында вокал укытучылары, җырчылар, композиторлар һәм Башкортстанның сәнгать осталары эшләячәк. Быел Мостай Кәрим сүзләренә язылган җырлар хуплана.
Программада катнашучылар өчен “түгәрәк өстәлләр” һәм “дуслык киче”.
Заявкалар 2019 елның 29 октябренә кадәр ике электрон адрес буенча кабул ителә: [email protected], met [email protected] .
Оештыручылар белән бәйләнеш өчен телефоннар: Уфада – 8 (347)2896696, 8 9053554420, 8 9871034844 – Кондакова Наталья Михайловна; Дүртөйледә – 8 (347)8722034; 22917; 21869.
Читайте нас: