Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
24 октябрь 2019, 23:52

Күңелле һәм чагу тамаша

«Йәшлек-шоу — 2019» республика яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады.

«Йәшлек-шоу — 2019» республика яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады.
Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты оештырган бу чараның төп максаты – яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның иҗади осталыгын камилләтерү.
Фестиваль һәрвакыттагыча иң актив, иҗади яшьләрне берләштерәчәк һәм иң күңелле, чагу тамаша булачак, дип белдерәләр Республика халыклар иҗаты үзәгендә.
Чарада 16-27 яшьлек эстрада башкаручылары (төркемнәр һәм солистлар) катнаша ала. Гаризада «тере» тавыш белән башкорт телендәге җырлар яздырылган видео; анкета; яхшы сыйфатлы өч фотография һәм башкорт телендә язылган моңарчы башкарылмаган җыр булырга тиеш.
“Иң-иң”нәрне ВКонтакте социаль челтәрендә тамашачылар тавыш бирү юлы белән сайлаячак.
Гаризалар 30 октябрьгә кадәр фестивальнең рәсми почтасына ([email protected]) кабул ителә.
Бәйләнеш өчен телефон: 8 (347) 289-65-50. Фестивальнең «ВКонтакте»дагы рәсми төркеме: https://vk.com/yashlek.show2019.

«Йәшлек шоу»ның гала-концерты 14 ноябрьдә узачак.
Читайте нас: