Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
23 октябрь 2019, 15:13

Укучылар кино төшерә

“Яушинский лес” нинди серләр саклый?

“Яушинский лес” нинди серләр саклый?
Санкт-Петербургта “Минем кече Ватаным” халыкара видеосюжетлар бәйгесе үтте. Татарстанның Түбән Кама районы укучыларының “Яушинский лес” дип аталган серле фильмы анда иң яхшысы дип табылган.
Укытучылары Фәнис Кадыйров җитәкчелегендә Лемар Зәйнетдинов белән Алсинә Нурхәмәтова төшергән бу сюжет Трудовой авылындагы вакыйгаларны сурәтли. Элегрәк бу фильм Мәскәүдә узган бөтендөнья конкурсында җиңү яулаган.
«Минем кече Ватаным» бәйгесенә Русиянең төрле төбәкләреннән, Абхазиядән һәм Беларусь республикасыннан, Йордания, Ливан кебек илләрдән 200дән артык эш җибәрелгән.
Бүләкләү чарасында Түбән Кама укучылары өчен чын бәйрәм оештырганнар.
Бу фильм «Киновертикаль» бәйгесе финалына да үткән. Аңа нәтиҗәләр ноябрьдә, Екатеринбургта узачакTIME CODE яшьләр журналистикасы фестивалендә ясалачак.
Вәт, ичмасам! Ә сездә нинди уңышлар бар, дуслар?
Читайте нас: