“Менә безнең белән бер ел инде Радий Фәрит улы! Бу чор гади булмады, ләкин кызыклы булды! Республиканың яңа тарихында яңа бит язылды! Тәүге “Хөкүмәткә юллама”ны хәтерлим – аз сүзле һәм күләмле. Андагы күп нәрсәләр тормышка ашырылды яки ашырыла. Бер ел эчендә без сезгә ышандык, сез дә безгә өйрәнгәнсездер. Әйе, быелгы ел сәясәт белән генә бәйле булмады. Хис-кичерешләр, фикер алышулар, бәхәсләр, хисле мизгелләргә бай булды ул!”,- дип яза Анита.