Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
11 октябрь 2019, 13:04

Уфада Республика көнен һәм Республика барлыкка килүгә 100 еллыкны билгелиләр

Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үтә. Башкалада төп мәйданнар – Салават Юлаев исемендәге мәйдан, “Торатау” Конгресс-холлы артында амфитеатр.

Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үтә. Башкалада төп мәйданнар – Салават Юлаев исемендәге мәйдан, “Торатау” Конгресс-холлы артында амфитеатр.
Сәгать 11.00дә биредә “РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау” акциясе, 14.00 сәгатьтә “Юнармия” бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте рәтләренә тантаналы керү церемониясе үтәчәк.
16.00 сәгатьтә “Дәрвиш Хан” төркеме чыгыш ясаячак концерт башлана. Кичәнең хэдлайннары – “Pizza” төркеменә нигез салучы, солист Сергей Приказчиков һәм Elvin Grey. Концерт 20.30 сәгатьтә фейерверк һәм лазер-шоу белән тәмамланачак.
Традиция буларак, шәһәр мәйданнарында 16.00 сәгатькә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Анда төп продукцияне ташламалы хаклар белән сатып алырга мөмкин булачак.


Читайте нас: