100нче иҗат мизгеленең беренче премьерасын тамашачылар зур түземсезлек белән көтеп алды. Билетлар алдан сатылып беткән иде. Алма төшәрлек тә урын калмаган залда халык рәхәтләнеп көлде, чын күңелдән ял итте. Артистларны баш ияргә дә кат-кат чакырып чыгардылар, аягүрә басып алкышладылар.