Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
4 октябрь 2019, 15:53

“Топорниннар йорты”н реконструкцияләячәкләр

Кушнаренко авылындагы “Топорниннар йорты”н реконструкцияләячәкләр. Күптән түгел гомумрусия халык фронты белгечләре бәяләгән. XIX гасыр башында Кызлар тавында дворян Андрей Топорнин төзегән сарай инде берничә дистә ел авария хәлендә тора. Белгечләр аны ничек торгызу эшләрен башлап җибәрү турында сөйләштеләр.

1812 еллардагы хәрби бәрелешләрдә катнашканы өчен Топорнинга җир участогы бирәләр. Ул шунда дворян йортын күтәрә. Аны планлаштыру һәм төзү өчен Петербург шәһәреннән француз архитекторын чакыралар. Революциядән соң бу сарайда төрле объектлар урнаштырыла, монда балалар приюты да, бакча станциясе дә, техникум да була. Бөек Ватан сугышы елларында анда Коминтерн мәктәбе ачыла: фашистлар окупацияләгән территорияләрдә партизан хәрәкәтләре оештырырга һәм диверсия эшләренә өйрәтәләр.

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин әйтүенчә, әлеге вакытта инвестор белән сөйләшүләр алып барыла. “Архитектура һәйкәлен тергезү байтак кына чыгымнар таләп итә. Кызганычка каршы, район казнасында ул кадәр акча юк. Әлеге вакытта безнең бу бинаны тергезергә риза булган инвестор бар, ул аның тышкы кыяфәтен тулысынча саклаячак”.

Бу бинада кунакханә булырга да мөмкин, дигән сүзләр бар. Инвестор бер бүлмәсен музей итеп ачарга ризалашкан. Музейда интернационал китапханәсе китаплары, 1940 еллар мебеле урын алачак.
Читайте нас: