Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
28 сентябрь 2019, 18:58

Легендар режиссер Марк Захаров вафат

1973 елдан «Ленком»ның алыштыргысыз җитәкчесе Мәскәүдә вафат була.

Бүген, 28 сентябрьдә, Мәскәүдә 86нчы яшендә легендар совет һәм Россия режиссеры, «Ленком» театрының сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты Марк Захаров вафат булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.


Театр эшлеклесенең вафат булуы турында «Ленком» директоры Марк Варшавер сөйләде һәм Марк Захаровның озак авырудан соң фани дөньядан китүен әйтте. «Могиканнарның соңгысы вафат булды», – диде ул.


Режиссер белән хушлашу вакыты һәм аны җирләү урыны турында өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

Читайте нас: