Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә барлык республика халкына “Сеңелкәш” фильмын күрсәтергә чакырды. Русия режиссеры Александр Галибинның Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән фильм Ялта шәһәрендә үткән “Евразия күпере” халыкара кинофестивалендә гран-при яулады. Тәҗрибәле жюри – режиссер һәм актер Кирилл Плетнев, актриса Ольга Кабо, Франция режиссеры һәм сценаристы Хәмид Бенамра, Болгария режиссеры һәм шагыйрә Майя Вапцарова, Испания кино белгече, фестиваль директоры Хайме Ногуэра, балалар һәм яшүсмерләр киносы буенча тапшырулар кураторы Пусане Анджела Ли бу фильмны югары бәяләде.