Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 сентябрь 2019, 13:50

Сәхнәдә – яшьләр!

“Театраль Идел буе” төбәкара студент театрлары фестивалендә кем җиңәр?

“Театраль Идел буе” төбәкара студент театрлары фестивалендә кем җиңәр?

Шаулап-гөрләп “Театраль Идел буе” төбәкара студент театрлары фестивале дәвам итә. Анда артистларының яше 30га кадәр булган студентлар (яшьләр) театр коллективлары һәм 6-17 яшькәчә булган балалар театр коллективлары һәм театр студияләре катнаша. Өч этаптан торган фестиваль соңгы өлешенә – финалга чыккан спектакльләрнең язмаларын фестиваль сайтына урнаштыру, интернет һәм төбәк телевидениесендә күрсәтүгә күчте. Идел буе округының бөтен төбәкләреннән 14 студент һәм 14 балалар театрлары сәхнәләштергән спектакльләрне карарга гына түгел, алар өчен тавыш бирергә дә мөмкин. Җиңүчеләрне смс сайлаулар, тавыш бирүләр аша нәкъ тамашачылар билгели.


Балалар һәм яшьләр театр сәнгатен үстерүгә этәргеч бирү, шартлар тудыру, яшь буынның мәдәни күзаллавын киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләр булдыруны төп максаты итеп куйган фестивальнең бурычы – мөмкин кадәр яшьләрне театр тормышына җәлеп итү.


Фестивальдә җиңүчеләр истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерүгә максатлы грант алачак. 1 урынга – 100 мең, 2 урынга – 70 мең, 3 урынга 50 мең сум тапшырачак. Моннан тыш, иң яхшы режиссер эше, иң оста актер һәм иң оста актриса билгеләнәчәк.


Фестивальдә Башкортстан Республикасы данын “Корыч" халык театры Ибраһим Абдуллинның үлемсез әсәре буенча куелган "Тиле яшьлек" спектакле белән яклый. Комедиянең режиссёры – "Корыч" халык театрының җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты, М.Кәрим ис. Милли яшьләр театры артисты Илнур Локманов.


“Театраль Идел буе” төбәкара студент театрлары фестиваленең төбәк этабы жюри рәисе Әхтәм Әбүшахманов:

–Республикада бихисап халык театрлары эшләп килә. 2191 үзешчән коллектив арасында өлкәннәрнеке дә, балаларныкы да шактый. 214 коллективыбыз халык театры һәм үрнәкле театр исемен йөртә. Анда уйнаучы кайбер артистлар театраль академия тәмамлаган студентлардан һич калышмый. Алар конкурс һәм фестивальләрдә актив катнаша, призлы урыннар яулый. Республикада уңышлы эшләп килгән балалар театрлары арасыннан “Пауза” үрнәкле театр студиясен (Межгорье шәһәре) атарга була. Нәкъ ул фествивальнең төбәк этабында җиңүче булды. Тагын бер җиңүче – “Корыч” халык театры. Төп дипломыннан тыш, аның артистлары иҗтимагый профессия буенча диплом алачак һәм халык театрларында режиссер булып эшли алачак. Шунысы аеруча шатлыклы күренеш.
Читайте нас: